«Биредә безнең республиканың элитасы»: танылган экспертлар – Татарстан Республикасы һәм Россия жюри әгъзалары «Премьера» фестивалендә студентлар театрлары актерларының уенын бәялиләр

2025 елның 21 ноябре, җомга

«Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясендә студентлар һәм яшьләр театрларының «ПРЕМЬЕРА» II Ачык телевизион фестивале финалы старт алды. Фестиваль 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган. Проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә «Россия – мөмкинлекләр иле» федераль проектының «Яшьләр өчен төбәк» яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Ачылышта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсадуллина, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Диана Василова катнашты.

Алсу Әсәдуллина барлык катнашучыларны сәламләде һәм барлык оештыручыларга шундый зур проектны булдырганнары өчен рәхмәт белдерде. Ул катнашучыларга мөрәҗәгать итте: «Сез үзегезне яхшы студентлар гына түгел, талантлы башкаручылар да итеп күрсәтәсез. Сез безнең республиканың элитасы».

Роза Әхмәдиева, үз чиратында, мондый проектларның мөһимлеген ассызыклап, уку йортларының ректорлар составы һәрвакытта да студентларга барлык башлангычларда ярдәм итәчәген билгеләп үтте.

«Катнашучылар өчен бу профессиональ сәхнәдә иң зур премьера. Проектны оештыручылар студентлар өчен иҗади юл ача, әкренләп республика талантларын үстерү системасын төзи», - дип йомгаклады Диана Василова.

Бүген жюри әгъзаларына Казан консерваториясенең Опера студиясе һәм Н. Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең «Tatarica» татар халык уен кораллары оркестры үз спектакльләрен тәкъдим итәргә өлгерде, алар «Севастополь вальсы» спектаклен күрсәттеләр.

«Мин Нина ролен уйныйм – ул төп геройның хатыны. Персонаж кызыклы –  бик каршылыклы хатын-кыз, беренче актта ул хыянәтче булып баса, икенче актта аны табарга тели, элеккеге мәхәббәтен кайтарырга тели. Минем өчен авыр вакыттаякын кешемә хыянәт итү мөмкин түгел, шуңа күрә минем эчемдә зур каршылык. Мин героиняның холкын һәм хисләрен күрсәтә алдым дип өметләнәм», - дип уртаклашты катнашучыларның берсе Алинә Хөснетдинова.

Шулай ук Казан дәүләт мәдәният институтының «Другое слово» студентлар театрыннан «Минем исемем Зурико» спектакле дә күрсәтелде.

Дүрт көн эчендә атаклы жюри әгъзалары тугыз спектакль караячак. Җиңүчеләрнең исемнәре 24 ноябрьдә фестивальнең гала-концертында игълан ителәчәк. Фестивальнең гран-при иясе билгеләнәчәк, төп приз спектакльне телевизион төшерү булачак. Шулай ук иң яхшы хатын-кыз һәм ир-ат рольләрен, икенче пландагы рольләрне, эпизодны, сценографик чишелешне, музыкаль бизәлешне, пластик чишелешне, иң яхшы режиссерны билгеләячәкләр.

Спектакльләргә теләгән һәркем килә ала. Спектакльләр графигы белән проектның социаль челтәрләрендә танышырга була (https://vk.com/club227275428), шулай ук туры трансляцияне карарга мөмкин. Иртәгә В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (Казан шәһәре) үз иҗаты белән уртаклашачак – «Снег» спектакле һәм «Россия Студентлар отрядлары» «Стройотрядовцы» театр коллективы «Күләгәләр утырышы» спектакле.

«Безгә, студентларга аның югары билгеләнешен аңларга өйрәтеп, матурлыкка традицион карашны саклап калу мөһим. Яшьләр театры яшь тамашачыга сәнгать зәвыгын һәм әхлакый хисне үстерергә ярдәм итеп, чын сәнгать эстетикасын бүләк итәргә тиеш», - дип билгеләп үтте проект җитәкчесе, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, мәдәният буенча ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Республикасы һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, мактаулы остаз, жюри рәисе Дмитрий Туманов.

Театр спектакльләрен танылган сәнгать эшлеклеләре – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты, профессор, «Созвездие-Йолдызлык» театрының режиссер – куючысы Рәшит Заһидуллин, вахтанга мәктәбе вәкиле, күренекле педагог, сәхнә сәнгатенең яңа юнәлешләре факультетының, ГИТИСның саунд-драма кафедрасының өлкән укытучысы Олег Хрычев, психология фәннәре кандидаты, доцент, Мәскәү шәһәренең мактаулы мәдәният хезмәткәре, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе Вячеслав Терещенко, А. Калягин җитәкчелегендә «Et Cetera» театрының сөйләм буенча педагогы; С. Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театры режиссеры, сөйләм буенча педагогы; «Отражение» балалар театрының сәнгать җитәкчесе Ольга Матвеева, театр һәм кино актрисасы, җырчы, Мәскәү шәһәренең РИТИ (ГИТИС) тәмамлаган Екатерина Данилова, проектның баш режиссеры, Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» театрының сәнгать җитәкчесе, «Радость моя» балалар гаилә телеканалының (Мәскәү шәһәре) режиссер-куючысы Дмитрий Платонов, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Дорога из города» бию театры җитәкчесе, «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр театры балетмейстеры Лилия Баһаветдинова, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Казан дәүләт мәдәният институтының театр, кино һәм телевидение факультетының театральләштерелгән тамашалар режиссурасы һәм театр иҗаты кафедрасы доценты Азат Зарипов һәм башкалар.

«Искиткеч жюри составы. Югары дәрәҗәдәге экспертлар. Беренче спектакльне бәяләргә өлгердек. Миңа бик нык тәэсир итте, чөнки мин ГИТИСның музыкаль театр факультетын тәмамлаган идем. «Севастополь вальсы» классик совет опереттасы. Спектакльдән соң актерлар һәм җитәкчеләр белән бик конструктив, эшлекле сөйләшү булды – жюри әгъзаларының студентлар белән җанлы аралашуы, фикер алышу. Студент театр коллективлары алга барсын, барлык комментарийларны исәпкә алсын өчен боларның барысы да нәкъ менә шуның өчен эшләнә», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Ольга Матвеева.

Фестивальне Татарстан Республикасының «Созвездие – Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары советы, «Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү мәгариф учреждениеләре директорлары советы» коммерцияле булмаган партнерлыгы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе, «Яңа Гасыр «телерадиокомпаниясе» оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International