Татарстан яшьләре урта һөнәри белем студентлары арасында «Большая перемена» Бөтенроссия конкурсы финалында 6,3 млн сум акчага ия булды

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

17-22 ноябрь көннәрендә Түбән Новгородта урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен  «Большая перемена» конкурсының алтынчы сезоны булып узды. Чара «Совкомбанк Арена» стадионында узды. Шул ук көннәрдә белем бирү оешмалары арасында «Большая перемена» команда трегы финалы булды. Нәтиҗәдә 20 урта һөнәри белем бирү учреждениесе мәгариф инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру өчен 2шәр миллион сум акча алды.

Быел финалда катнашырга Россиянең 63 төбәгеннән 600 көллият һәм техникум студенты чакырылган. Финалда Татарстан Республикасы делегациясен 21 катнашучы тәкъдим итте, алар сынаулар нәтиҗәләре буенча 6,3 млн сумлык бүләкләр яуладылар.

Чыгарылыш курс студентлары арасында 1әр млн сум алган I дәрәҗә лауреатлар:

  1. Волкова Волга Сергеевна

Кече курс студентлары арасында 200 мең сум акча откан I дәрәҗә лауреат:

  1. Фәрхетдинов Алмаз Фәрдус улы
  2. Шумкова Виктория Александровна
  3. Йосыпова София Радик кызы
  4. Нигъмәтуллина Наилә Рамил кызы

Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында 2 млн сум команда трегы җиңүчеләре:

  1. Әлмәт шәһәренең Әлмәт политехника техникумы

9 финалист 200 мең сум (чыгарылыш курсы) һәм 7 финалист 100 мең сум (кече курс) алып призер булды. Бу акчаларны яшьләр үз белемнәренә яки стартапны эшләтеп җибәрүгә юнәлтә алалар.

Конкурсның алтынчы сезоны финалистларының иң күбесе – Краснодар крае, Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Курск, Ростов, Томск, Воронеж, Кемерово, Иркутск һәм Свердловск өлкәләреннән, Татарстан һәм Башкортостан республикаларыннан урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары.

«Быелдан «Большая перемена» конкурсы Россиядә яшь буын өчен булдырыла торган иң яхшы нәрсәләрне берләштергән «Яшьләр һәм балалар» милли проектының бер өлешенә әверелде. Көллият һәм техникум студентлары өчен конкурс – эшче һөнәрләренә өйрәнүче студентларга комплекслы ярдәм күрсәтүнең мөһим юнәлеше. Балалар командада эшләү, проект эшчәнлеге тәҗрибәсе һәм профессиональ остазлар ярдәмен алалар. Без проектның көллият студентлары арасында популярлыгы ел саен арта баруын күрәбез, катнашучылар «Большая перемана» чарасына әзерлек дәрәҗәсе белән кушыла», – дип билгеләде Россия Яшьләре җитәкчесе Григорий Гуров.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Беренчеләр Хәрәкәтенең «Большая перемена» флагман проекты – Россиядә балалар һәм яшүсмерләр өчен иң масштаблы конкурс, проектның максатлары «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International