Казанда иң талантлы чит ил студентын билгеләделәр

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

40тан артык гариза, 10 ил, Казанның барлык югары уку йортлары, 5 номинация, ай буе зәерләнү, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәниятенә 2 сәгать тулысынча чуму – быел ел саен Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты, Татарстан Халыклары дуслыгы йорты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Югары һөнәри белем бирү уку йортлары ярдәмендә Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе оештыра торган  «Чит ил студенты көне» фестивале шулай хәтердә калачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

Ел саен фестиваль бөтен республикадан иң яхшы чит ил студентларын җыя, алар, белем бирү процессында катнашудан тыш, үзләренең иҗади табигатен күрсәтәләр – туган телләрендә композицияләр башкаралар, халык биюләрен бииләр, шигъри әсәрләрен декламацияләү белән тирә-юньдәгеләрне таң калдыралар. Бу юлы яшьләр тамашачыларны үз халкының мәдәниятенә чумдыру һәм зур булмаган сәяхәт ясарга ярдәм итү өчен Ленин исемендәге мәдәният йорты мәйданчыгына җыелдылар.

Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе рәисе Диләрә Дамар сүзләренчә, мондый чаралар барлык катнашучыларны мәдәни алмашуга ярдәм итә һәм чит ил студентларына Татарстанда тизрәк җайлашырга ярдәм итә.

«Быел безнең конкурс яңа — «Россия җаны» дип аталган аерым номинациягә ия булды. Чит ил студентларының рус мәдәниятен һәм тарихын мавыгып өйрәнүләрен, шулай ук рус телен нинди осталык белән белүләрен шатланып күзәтәбез. Бу илһамландыра һәм шатландыра! Без хөкүмәтебезгә студентларны үстерүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтле. Рәисебез Рөстәм Миңнехановка, Мәгариф министрлыгына, Яшьләр эшләре министрлыгына һәм Мәдәният министрлыгына яшьләр үсеше өчен барлык кирәкле шартлар тудырганнары өчен аерым рәхмәт», - дип билгеләп үтте Дамар.

Гала-концертта катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Мәгариф министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов мөрәҗәгать итте. Мөҗипов «Чит ил студенты көне» – мәгариф системасы бәйрәме, республика бәйрәме, дип ассызыклап, Татарстанны аерып тора торган багланышлар, уңайлыклар һәм хезмәттәшлек аурасын, барлык милләтләр һәм конфессияләр арасындагы дуслыкны билгеләп үтте.

«Безнең мәгариф системасы күп конфессияле һәм күпмилләтле. Безнең йортта теләсә кайсы илдән килгән һәр студент өчен укыту, тәрбия, үсеш һәм һөнәр алу өчен менә дигән шартлар тудырылган», – дип ассызыклады Рәмис Мөҗипов.

Үз чиратында, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин яшьләрне иң матур шәһәрләрнең берсендә югары белем алу мөмкинлеге белән котлады һәм лаеклы белем алгач, дуслык һәм кунакчыллык рухы алып кайтуларын теләде.

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы исеменнән төрле илләрдән килгән студентларны министр урынбасары Владислав Усанов сәламләде.

«Сез барыгыз да талантлы яшьләр. Сезнең ярдәм белән без дөньяның төрле илләрендә булып, төрле традицияләр һәм гореф-гадәтләр белән таныша алдык. Сезнең һәрберегез зур миссия башкара – традицияләрне саклап калу һәм аларны арттыру», – дип ассызыклады Усанов.

Фестиваль лауреатларын бүләкләү барышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева билгеләп үткәнчә, мондый чаралар Татарстанның иң зур казанышларының берсе – кече Ватанын һәм зур илен Россияне ихлас яратучы талантлы кешеләр булуын күрсәтә.

«Безнең күпмилләтле Татарстан мәдәнияте кебек байлыгыбыз булуы бик шәп. Бу үткәннән хәзерге заман аша киләчәккә тотрыклы, нык юл. Фестивальнең безнең мәдәни күптөрлелеккә ничек матур туры килүен күрегез. Аның кыйммәте шунда ки, катнашучылар сәхнәдә үз сәләтләрен ачып кына калмыйча, без уртак рухи мәдәниятебезне бергәләп формалаштырабыз һәм баетабыз», – дип ассызыклады Терентьева.

Исегезгә төшерәбез, чит ил студентлары бию, вокал, музыка, театр кебек номинацияләрдә ярыштылар. Бу юлы яңа – «Россия җаны» номинациясе барлыкка килү фишка булды. Нәкъ менә ул катнашучыларда иң зур кызыксыну уятты.

Шулай итеп, жюри эше нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

«Вокал» номинациясе

III урын –  Үзбәкстан Республикасыннан Азиз Гадамов

II урын – Перудан Алата Фернандез Араль Игнасио

I урын – Әзербаҗайн Республикасыннан Сабина Зарипова

«Бию» номинациясе

III урын – Казахстан Республикасыннан Анна Стельмашук

II урын – Һиндстаннан «Командный ритм»

I урын – Грузиядән Нино Басария, «Оцнеба» коллективы

«Музыка» номинациясе

III урын – Кытайдан Цзя Цзишэнь

II урын – Мисырдан Әхмәт Шәһаб Әхмәт Али

 I урын – Таҗикстан Республикасыннан Мумиджон Юнысов, Насимчон Хошимов

«Театр» номинациясе

III урын  – Төрекмәнстан Республикасыннан Җәмал Италмазова,

II урын – Франциядән Бикоко Мундембе Эфрэм

 I урын –Төрекмәнстан Республикасыннан Хесел Гарлыева «Ылхам» коллективы белән

«Россия җаны» номинациясе

III урын – Үзбәкстан Республикасыннан Асадбәк Абдихәлилов,

II урын – Төрекмәнстан Республикасыннан Айнур Халнепесова

I урын –  Кытайдан Ян Ли

«Чит ил студенты көне» фестиваленең Гран-при иясе быел Казан федераль университеты студентларыннан торган «Юан фэн» вокаль ансамбле булды. Казанга коллектив әгъзалары Кытайдан килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International