Казанда «Россия Студентлар язы» XXXIII Бөтенроссия фестиваленең конкурс сынауларының беренче көне тәмамланды. 26 ноябрьдә шәһәр сәхнәләрендә Россиянең барлык почмакларыннан йөзләгән катнашучы чыгыш ясады. Иң күп катнашучы җыйган юнәлешләр «Вокал» һәм «Бию» булды.
Беренче конкурс көне кысаларында катнашучылар барлык юнәлешләрдә диярлек үз талантларын тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, конкурсның беренче көне тогалары буенча тамашачылар һәм экспертлар вокаль юнәлештәге 120 номерн — бию юнәлешендәге 82 номерны, «Оригиналь жанр» юнәлешендәге 28 номерны һәм театр юнәлешендәге 73 номерны күрделәр. «Инструменталь» юнәлешендә катнашучылар 40 номер тәкъдим иттеләр, шуларның 12се «Диджеинг» номинациясендә аерым узды, ә 7се рояльдә башкарылды.
«Бу юнәлеш бик популяр. Фестивальгә катнашучыларны сайлап алу илнең 80нән артык субъектында төбәк этаплары аша уза. Казанда 12 диджей үз талантларын күрсәтә, һәркайсы 10 минутлык сет белән –гомумән алганда бу ике сәгать сыйфатлы музыка», – дип сөйләде фестивальнең административ – концерт хезмәте җитәкчесе, мәйданчыкны оештыру өчен җаваплы Софья Воронина.
Катнашучылар шулай ук конкурс карауларының оештырылуын һәм атмосферасын югары бәяләделәр. «Без «Студентлар язында» беренче тапкыр Омскидан җиңү өчен килдек. Безнең номер – заманча «Зной» биюе, гадәти булмаган һәм бик шәхси эш. Хореография белән балачактан ук шөгыльләнәбез һәм югары дәрәҗәдә күрсәтергә әзер. Казанда фестивальнең ачылуы бездә бик зур тәэсир калдырды — бу җиңүгә этәрә торган энергия!» – дип сөйләде Омск өлкәсе делегациясендә катнашучы Анастасия Атмахова.
Традиция буенча фестивальнең иң якты юнәлешләренең берсе булып «Мода» тора. Бүген бу юнәлештә кастинг узды, ә инде иртәгә тамашачылар иң яхшы коллекцияләрне күрәчәк: «Бүген без финал Гала-шоу өчен модельләр кастингы уздырабыз. Быел бездә катнашучылар саны рекордлы – 41 дизайнер үз коллекцияләрен дүрт номинациядә тәкъдим итәчәк: этномода, урам модасы, кичке һәм концептуаль мода. Этномода – ул мәдәни кодка тирән чуму, Төньяк Осетия яки Нигерия булсынмы. Концептуаль мода формага һәм геометриягә стандарт булмаган караш тәкъдим итә. Ә кичке мода – яшь дизайнерларның кызыл юлда йолдызларның нинди булырга мөмкинлегенә кыю карашы», – дип уртаклашты «Мода» юнәлеше режиссеры Денис Жигальский.
Конкурс сынаулары белән беррәттән бай белем бирү программасы да уза. «Арт» юнәлешендә катнашучылар өчен «Союзмультфильм» киностудиясенең Диджитал-продвижение бүлеге җитәкчесе, диджитал-рәссам Прокопий Ушовтан мастер-класс узды. «Медиа» һәм «Видео» юнәлешләре дә интенсив эшен дәвам итә: хәзер бу юнәлештә катнашучылар «Яз Һәрвакыт» фестиваленең төп темасы буенча үз эшләрен әзерлиләр.
27 ноябрьдә катнашучыларны яңа конкурс сынаулары көтә, шул исәптән төбәк программаларын күрсәтү, шулай ук индустриянең әйдәп баручы экспертларыннан белем бирү интенсивларын дәвам итү.
Фестивальнең барлык трансляцияләре һәм көндәлек видеороликлары VK Видеосында һәм Россия яшьләр берлегенең «Студвесна» (Россия Студентлар язы) программасы бергәлегендә ВКонтакте — фестивальнең рәсми социаль челтәрендә урнаштырылачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Россия Студентлар язы» Бөтенроссия фестивале – Россиядә иң масштаблы студентлар иҗат фестивале, ул 1993 елдан бирле ел саен үткәрелә һәм «Студвесна» (Россия Студентлар язы) яшьләр иҗатына ярдәм итү һәм аны үстерү программасының флагман проекты булып тора.
2025 елда фестивальнең гамәлгә куючылары һәм оештыручылары булып Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы, «Россия яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте тора. Фестиваль Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Россия Яшьләре) ярдәмендә оештырыла. Генераль партнер булып Ак Барс Банк тора.
