Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы делегациясе Казахстанның Байконур шәһәренә тарихи вакыйганың шаһиты булырга килде. Нәкъ менә монда 27 ноябрьдә Халыкара космик станциягә «Союз МС-28» пилотлы космик корабын җибәрү узачак. Сәфәр кысаларында Татарстан яшьләре шәһәрнең мәгариф инфраструктурасы белән танышачак һәм космодромда булачак. Мондый чараларны үткәрү «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
Бүген республика делегациясе Байконур шәһәре башлыгы Константин Бусыгин белән очрашты. Очрашу барышында инженер-космик белем бирүне һәм яшьләр сәясәтен үстерүдә хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, 35 нче лицей директоры Елена Глухарева космик тармак үсешенә керткән аерым өлеше өчен «Байконур шәһәре» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Делегация составында конкурс нәтиҗәләре буенча сайлап алынган биш укучы бар. Республиканың 38 муниципаль берәмлегеннән барлыгы 529 гариза бирелгән иде.
1. Лениногорск муниципаль районының 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Тимур Мөхәммәтов
2. Казан шәһәре Совет районының 171 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Малик Ермоленко
3. Казан шәһәре Совет районының 90 нчы гимназиясе укучысы Илгиз Зәйниев
4. Актаныш муниципаль районының 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Сылу Шәйхразиева
5. Яшел Үзән муниципаль районының М.В. Ломоносов исемендәге 18 нче күппрофильле лицее укучысы Клим Климаков.
Шулай ук:
