Бөтен Россия Стуентлар язының ябылу тантанасын тамаша кыла алачак

2025 елның 28 ноябре, җомга

28 ноябрьдә Мәскәү вакыты белән 17:00 сәгатьтә Казанда «Россия Студентлар язы» XXXIII Бөтенроссия фестивален ябу тантанасы була. «Баскет-холл» спорт аренасында барлык 10 иҗади юнәлеш буенча гран-при ияләренең исемнәрен игълан итәчәкләр, гомуми зачетта җиңүчеләрне билгеләячәкләр һәм иң яхшы төбәк программаларын атаячаклар.

Ачылу тантанасын турыдан — туры трансляцияләү VK Видеода һәм Россия Яшьләр Берлегенең «Студвесна» (Россия Студентлар язы) программасы бергәлегендә ВКонтакте — фестивальнең рәсми социаль челтәрендә булачак.

Дүрт көн дәвамында Россиянең 82 төбәгеннән 2000нән артык катнашучы 10 юнәлештә иҗат эшләрен тәкъдим итте. 25 төбәк программасын да кертеп, 900дән артык конкурс номеры тәкъдим ителде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Россия Студентлар язы» Бөтенроссия фестивале – 1993 елдан бирле ел саен үткәрелә торган Россиядә иң масштаблы студентлар иҗат фестивале һәм «Студвесна» (Россия Студентлар язы) яшьләр иҗатына ярдәм итү һәм аны үстерү программасының флагман проекты булып тора.

2025 елда фестивальнең гамәлгә куючылары һәм оештыручылары булып Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы, «Россия Яшьләр Берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте тора. Фестиваль Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Россия Яшьләре) ярдәмендә оештырыла. Генераль партнер булып Ак Барс Банк тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International