Татарстан Республикасы ихтыярыйлык мәгълүмати-ресурс үзәгенең уңышлы практикалары «Волонтеры Подмосковья» йомгаклау ирекле форумында тәкъдим ителде. Төбәкнең 500 активистын җыйган чара Мәскәү өлкәсенең Мәгълүмат һәм яшьләр сәясәте министрлыгы ярдәмендә узды.
Форумның эшлекле программасы кысаларында төп спикерларның берсе башкарма директор урынбасары, үзәкнең территорияләр белән эшләү секторы җитәкчесе Гүзәл Ганиева булды. Ул төрле төбәкләрдәге хезмәттәшләренә массакүләм матбугат чаралары белән эшләү аша ихтыярыйларга ярдәм итү буенча Татарстанның уникаль тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Татарстан Республикасы ихтыярыйлык мәгълүмати-ресурс үзәге башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин мондый һөнәри диалогның әһәмиятен билгеләп үтте: «Мондый масштаблы федераль мәйданчыкта республикабыз тәҗрибәсенә ихтыяҗ булу безнең өчен зур мәртәбә. Без һәрвакыт практикалар белән уртаклашырга әзер, һәм безнең команда вәкиле Гүзәл Ганиеваның хезмәттәшләренә безнең флагман проектларның берсен – массакүләм матбугат чаралары өчен «Добро в Эфире» республика конкурсын тәкъдим итүе бик күңелле. Мондый форумнар – үз эшләнмәләрең турында сөйләү генә түгел, ә бөтен илнең волонтерлык бергәлегеннән иң яхшы тәҗрибәне үзләштерү өчен дә бик яхшы мөмкинлек».
Форумда Гүзәл Ганиева Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татмедиа» Республика агентлыгы ярдәмендә бишенче мәртәбә үткәрелә торган «Добро в Эфире» конкурсы механикасы турында җентекләп сөйләде. Быел конкурс 11 номинацияне үз эченә ала, алар арасында яңалары да бар: «Инклюзив ихтыярыйлык турында иң яхшы сюжет» һәм «Махсус хәрби операция ихтыярыйлары турында иң яхшы сюжет» номинациясе. Җиңүчеләр һөнәри җиһазлар алуга акчалата сертификатлар алалар.
«Волонтеры Подмосковья» форумы волонтерлык штаблары кураторларын, ресурс үзәкләре вәкилләрен, «Добро.Центры» һәм әйдәп баручы ирекле оешмалар активистларын берләштергән иң яхшы практикалар белән алмашырлык масштаблы мәйданчыкка әверелде. Чараның программасына стратегик сессияләр, тренинглар, мастер-класслар һәм танылган җәмәгать эшлеклеләре белән паблик-ток кертелгән. Форум волонтерларны бүләкләү һәм бәйрәм концерты белән тәмамланды. Чара «Яшьләр һәм балалар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, социаль җаваплы шәхес тәрбияләү - Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Мәгариф» милли проектының максатларының берсе.