Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында студентлар отрядларының 62 нче хезмәт семестрын ябу тантанасы узды, биредә хәрәкәтнең 150дән артык вәкиле, партнерлары һәм эш бирүчеләре катнашты, төп эш йомгакларын атадылар һәм ел йомгаклары буенча иң яхшыларны бүләкләделәр. Студент отрядларының эшчәнлеге «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
«Бүген сез – төбәкнең барлык яшьләре өчен үрнәк. Кайда эшләргә мөмкин, ә иң мөһиме – ничек эшләргә кирәклеге мисалы. Хәрәкәт ветераны буларак, шуны да билгеләп үтәсем килә, студент отрядлары эшләргә мөмкинлек кенә бирмиләр, ә командада эшләү, мөһим карар кабул итү, чит кешенең хезмәтен бәяләү һәм сез яшәгән һәм хезмәт иткән илне ярату осталыгын да тәрбиялиләр», – дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча Комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов.
Ватанны саклаучылар елында студотрядлар актив эшләп кенә калмыйча, тарихи хәтерне саклауга һәм патриотик тәрбиягә аерым игътибар бирәләр. Йомгаклау чарасына хәрәкәт патриотик тәрбия тәҗрибәсен гомумиләштергән җыентык чыгарды, анда хезмәт эшчәнлеге һәм социаль әһәмиятле проектларда катнашу аша студент отрядларының яшьләрдә Ватан өчен горурлык хисе формалаштыруларын күрсәтте.
«Студентлар хезмәт отрядларының тулы канлы тормыш белән яшәве, профессиональ планда гына түгел, шәхесләр, илебез гражданнары буларак та үсүе сөендерә. Татарстан бүген Россиянең терәк төбәге булып тора, дип ассызыклады илебез лидеры. Студент отрядлары да бу марканы тоталар. Көчле республика – көчле хәрәкәт, ә көчле хәрәкәт – көчле лидерлар», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Рәиснең ТР Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Тереньтев.
Бер ел элек Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы базасында предприятиеләрне кадрлар белән тәэмин итү буенча комитет төзелде, аны студент отрядларының республика штабы җитәкли. Шуның нәтиҗәсендә эш бирүчеләр исемлеге киңәйтелде һәм республикада хезмәт проектларын гамәлгә ашыру буенча эш көчәйтелде. 2025 елда Татарстанда 4 бөтенроссия һәм 2 төбәкара проект составында 4656 кеше эшкә урнаштырылган, шул исәптән Россиянең 58 төбәгеннән 3791 кеше.
«Бүген иң кирәкле тармакларның берсе булган сәнәгатькә яшь кадрларны җәлеп итү стратегик бурыч булып тора, аны хәл итүдә студент отрядлары төп роль уйный. Татарстан предприятиеләренә башка төбәкләрдән студентлар килү аеруча мөһим: алар яңа идеяләр һәм алдынгы практикалар кертеп кенә калмыйлар, ә биредә ныгып, республикабызның икътисадый үсеше өчен эшләүче мотивацияле белгечләргә әвереләләр», – дип сөйләде «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» Берлеге рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев.
2021 елдан башлап, Республика студентлар отрядлары штабының «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» Берлеге белән үзара хезмәттәшлегендә «Татарстан Республикасында студентлар хезмәт отрядлары өчен иң яхшы эш бирүче» конкурсы гамәлгә ашырыла, аның кысаларында Татарстан студотрядларының хезмәт мәшгульлеге белән шөгыльләнүче иң яхшы оешмалар билгеләнә. 2025 елда конкурста республиканың 32 предприятиесе катнашты. Җиңүчеләр булып «Яратель» Кошчылык фабрикасы «Ак барс» Кошчылык комплексы филиалы, Казан шәһәре «Водоканал» предприятиесе һәм «Завод имени Серго» Җитештерү берләшмәсе» акционерлык җәмгыяте танылды. Хезмәт эшчәнлеге ярдәмендә яшүсмерләрнең иртә һөнәри үзбилгеләнүе һәм социаль адаптациясе өчен шартлар тудырган өчен махсус приз белән Төбәк туклану предприятиеләре челтәре бүләкләнде.
«Татарстан студотрядлары гади вакытлыча эшкә урнашу кысаларыннан чыгып, икътисадны кадрлар белән тәэмин итүнең стратегик коралы булып тора. Бүгенге көндә эшкә урнашу ел әйләнәсе бара – быел 9 төп эш юнәлеше буенча 13 966 кеше эшкә урнаштырылган. Хәрәкәт югары квалификацияле белгечләр формалаштыру өчен нәтиҗәле мәйданчык булып тора – яшьләр өстәмә эшче һөнәрен бушлай үзләштерә алалар. Бер ел эчендә төбәктә федераль субсидияләр буенча 87 кирәкле белгечлек буенча 5496 бала белем алган. Хәрәкәт яшьләргә кыйммәтле гамәли тәҗрибә һәм хезмәт базарының реаль таләпләрен аңлау бирә», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина.
Чарада ел йомгаклары ясалды һәм хезмәт проектларында, иҗади һәм спорт конкурсларында иң югары нәтиҗәләр күрсәткән студент отрядларының иң яхшы вәкилләрен бүләкләделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ел йомгаклары буенча Россия Студентлар Отрядларының Татарстан төбәк бүлеге илнең 86 төбәге арасында рейтингта өченче урынны алды һәм икенче ел рәттән массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча иң яхшы төбәк бүлеге дип танылды.
