«Спортэкс» Бөтенроссия белем бирү форумы кысаларында Казанның «Урам» экстрим-паркында экстремаль спортны үстерүгә һәм дәүләтнең яшьләр спорт бергәлекләре белән багланышларына багышланган панель дискуссия булды. Чара хакимият органнары, спорт федерацияләре вәкилләрен һәм актив яшьләрне берләштерде.
Дискуссия алдыннан Россия скейтбординг Федерациясе Президенты Илья Вдовин сораулар һәм җавапларның ачык сессиясен уздырды, анда катнашучылар хакимият структуралары белән багланышлар, инфраструктураның уңайлылыгы һәм экстрим-спорт белән шөгыльләнү куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Панель дискуссиядә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Красноярск краеның яшьләр сәясәте агентлыгы җитәкчесе Виктор Коломиец, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының Физик культура һәм спорт комиссиясе рәисе урынбасары Илья Шмонин, «Урам» экстрим-паркы директоры Мария Крюкова һәм паркур буенча тренер Сергей Аверин катнашты.
Фикер алышу барышында Азат Кадыйров Татарстанда экстремаль спорт юнәлешләренә уңай мөнәсәбәтен билгеләп үтте һәм экстрим-спортны үстерүнең өч еллык яңа проектының төп нигезләмәләрен тәкъдим итте:
«Өч ел эчендә республикада инде җиде шәһәр бу юнәлештә хәрәкәт итә башлады. Хәзер без шәһәрләр санын арттыру, экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен җиһазларны арттыру белән өч еллык программаның яңа проектын формалаштырдык».
Министр ассызыклаганча, проект якын арада республика җитәкчелегенә тәкъдим ителәчәк һәм яшьләрнең экстрим-спорт белән кызыксынуын алга таба үстерүгә җитди этәргеч булырга тиеш:
«Без аны якын арада республика җитәкчелегенә тәкъдим итәчәкбез. Ул ярдәм күрсәтер, бу республикага бу активлыкка тагын да күбрәк балаларны һәм яшүсмерләрне җәлеп итәргә ярдәм итәр дип ышанам».
Кадыйров шулай ук спорт карьерасы юнәлешенең перспективалы булуын билгеләп үтте: инфраструктураны һәм системалы ярдәмне үстерү яшьләргә ярышларда Олимпия уеннарына кадәр катнашырга мөмкинлек бирәчәк. «Ышанам, тиздән шундый вакытлар җитәр», - дип өстәде ул.
Спикерлар ассызыклаганча, инфраструктура үсеше кадрлар әзерләү һәм бергәлеккә гамәлдәге мөмкинлекләр турында мәгълүмат бирү белән параллель рәвештә барырга тиеш. Илья Шмонин сүзләренчә, төбәкләрдә экстрим-спортны үстерүгә зур ихтыяҗ бар, әмма яшь спортчылар һәрвакытта да ярдәм итү инструментлары турында белмиләр.
«Минем уйлавымча, бу ике яклы юл, катнашучылар өчен дә, оештыручылар өчен дә файдалы. Яшьләрнең нәрсә сөйләвен, аларга нәрсә җитмәвен, нинди яңа идеяләр һәм теләкләр булуын ишеткәч, бу безгә киләчәктә бу юнәлешне үстерергә ярдәм итәчәк», - дип өстәде Азат Кадыйров.
«Спортэкс» форумы 5 декабрьдән 7 декабрьгә кадәр «Урам» экстрим-паркы мәйданчыгында уза һәм аңа экстрим-спортның төп юнәлешләре — BMX, самокат, роликлар, скейтбординг, биюләр һәм футбол фристайлы буенча белем бирү лекцияләре, мастер — класслар, иҗади программалар һәм ярышлар керә.