2025 елның 5 ноябреннән 4 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының төп максатларын сайлау буенча тавыш бирү узды. Халыкка эшнең 16 юнәлешенә бәя бирергә һәм киләсе елга иң мөһим бурычларны билгеләргә тәкъдим ителде.
Тавыш бирү нәтиҗәләре Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет тарафыннан декабрь азагында каралачак. Фикер алышудан һәм раслаудан соң нәтиҗәләр 2026 елга яшьләр сәясәтенең төп өстенлекләрен формалаштыру өчен нигез булачак.
Тавыш бирү йомгаклары буенча алдынгы юнәлешләр бишлегенә түбәндәгеләр керде:
1. Балаларның җәйге ялы системасы үсеше — 50% тавыш.
2026 елда 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге 230 000 бала һәм яшьләр өчен ял оештыру планлаштырыла.
2. Яшьләр сәясәте учреждениеләрен реновацияләү — 48% тавыш.
Киләсе елда заманча һәм яшьләр өчен кызыклы итү өчен 29 объектка ремонт ясалачак.
3. Деструктив күренешләрне профилактикалау — 40% тавыш.
Интернетта үз-үзеңне куркынычсыз тоту, террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау программалары 120 000 кешене колачлаячак.
4. Гаилә институтын ныгыту — 39% тавыш.
2026 елда яшь гаиләләргә ярдәм итү һәм традицион кыйммәтләрне үстерү чаралары 24 000 гаиләне үз эченә алачак.
5. Яшьләрнең сәламәтлеген ныгыту — 34% тавыш.
Мәгълүмати-агарту программалары 160 000 яшь кешегә үз сәламәтлегенә җаваплы мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тавыш бирүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерә. Сайланган юнәлешләр яшьләрнең актуаль ихтыяҗларын чагылдыра һәм 2026 елда нәтиҗәле һәм иҗтимагый ихтыяҗга юнәлдерелгән эш төзергә ярдәм итәчәк.