Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген Яшьләр дипломатиясе академиясе командасы һәм «Яшь дипломатлар/Youth Ambassadors 8.0» Республика конкурсында җиңүчеләр 14 декабрьгә кадәр Мәскәүгә стажировкага киттеләр.
«Яшь дипломатларны әзерләү – тышкы икътисадый эшчәнлектә катнашучы буларак Россиянең һәм Татарстанның киләчәгенә стратегик инвестиция. Мәскәүдә стажировка теоретик белем алу гына түгел, ә чын дипломатияне гамәлдә күрү өчен дә уникаль шанс булып тора. Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты экспертлары һәм Тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре белән хезмәттәшлек итеп, безнең яшьләр халыкара мәйданда республика мәнфәгатьләрен яклау өчен кирәкле компетенцияләрне формалаштыралар. Катнашучыларның Татарстан Сәүдә-икътисадый һәм мәдәни элемтәләрен үстерә торган илләрнең илчелекләренә баруы аеруча кыйммәтле. Ышанам ки, бу тәҗрибә алар өчен резюмедагы юл гына түгел, ә халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә һөнәри үсешкә чын этәргеч булачак. Без яшь дипломатларыбыз белән горурланабыз һәм аларның республика өчен яңа идеяләр һәм проектлар белән кайтуын көтәбез»,- дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
«Сәфәрнең төп бурычы яшь лидерларны чит илләрнең дипломатик ведомстволары эшчәнлеге белән таныштыру, шулай ук катнашучыларны илнең әйдәп баручы дипломатик югары уку йорты һәм Халыкара мөнәсәбәтләр, дипломатия һәм катнаш өлкәләрдә карьера төзүгә мотивацияне үстерү өчен Россия Тышкы эшләр министрлыгы эше белән танышу аша профессиональ мохиткә чумдыру», - дип билгеләде Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Дилбәр Садыйкова.
Оештыручылар катнашучылар өчен мавыктыргыч очрашулар һәм чаралар сериясен үз эченә алган бай программа әзерләделәр. Булачак дипломатлар Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының әйдәп баручы белгечләре һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы әгъзалары белән аралашу, профессиональ үсеш перспективалары һәм тышкы сәясәт өлкәсендә карьера үзенчәлекләре турында фикер алышу өчен уникаль мөмкинлек алачак. Теоретик әңгәмәләрдән тыш, Татарстан делегациясе Индонезия, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Катар илчелекләренә танып-белү визитлары ясаячак, анда Халыкара дипломатия атмосферасына чума алачак, партнер илләрнең мәдәнияте белән танышачак һәм дәүләтара багланышлар өлкәсендә дөньяга карашын киңәйтә алачак.
Стажировка «Яшь дипломатлар/Youth Ambassadors 8.0» конкурсында җиңүчеләргә ярдәм итү программасының бер өлеше булды. Беренче этапта soft skills өйрәтү һәм тотрыклы үсеш, практик дәресләр һәм экспертлар лекцияләре кертелде. Иң яхшы 50 катнашучы өч этаптан торган икенче өлеш өчен командалар төзеде: халыкара хезмәттәшлек проектлары өстендә эшләү, чит ил вәкиллекләре эше белән танышу һәм Татарстанның инвестицион мөмкинлекләрен өйрәнү. Җиңүчеләр халыкара чараларга юлламалар алдылар, шул исәптән Мәскәүгә һәм чит илдә, дөньяда уңайлы эпидемиологик һәм геосәяси вәзгыятьтә стажировкаларны да кертеп.
