Татарстан ихтыярыйларының төп премиясе үз геройларын тапты

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

Казанда «Игелекле Татарстан» Республика премиясенең юбилей сезоны тәмамланды. Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта бүләкләү тантанасы узды, анда республиканың барлык районнарыннан ике йөздән артык иң яхшы волонтер, команда һәм социаль җаваплы компанияләр катнашты. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда мондый чараларны уздыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

Быел конкурска Татарстанның барлык 45 муниципалитетыннан 517 гариза килгән, бу премиянең биш еллык тарихында рекорд күрсәткеч. Сезонның яңа номинацияләре «Елның героик гамәле» һәм «Инклюзия өлкәсендә ел волонтеры» булды.

Кичәнең төп вакыйгасы «Татарстан Республикасының Ел волонтеры-2025» Гран – при тапшыру булды, аны Саимә Шаһиәхмәтова яулады. Аның белән бергә сәхнәгә төп бүләк лауреатлары Яна Шишиморова һәм Азалия Янтыкова күтәрелде. Саимә – быел җәй көне узган һәм грант оту нәтиҗәсендә гамәлгә ашырылган ишегалды уеннары гаилә фестиваленең авторы һәм оештыручысы. Бүләкне Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.

Волонтерлык бергәлегенең йөрәге төрле өлкәләрдә тибә. Медицинада иң яхшысы Казаннан Ассад Уард булды, ә масштаблы вакыйгаларны оештыруда Түбән Камадан Аида Әлмөхәммәтова аерылып торды. Республика мәдәниятен Әгерҗе районыннан Фәридә Артемьева рухландыра, ә йортсыз хайваннарга ярдәм итүдә Яр Чаллыдан Гөлчәчәк Потаповага тиңнәр юк.

Яңа һәм аеруча мөһим юнәлешләрдә дә лидерлар билгеләнде. «Инклюзия өлкәсендә ел волонтеры»  исемен Әлмәттән Алинә Җиһангирова яулады. Ел герое исемен Балтач районыннан фидакарь гамәл кылган Марат Галәветдинов алды.

Гаилә бердәмлегенең көчен Ютазы районыннан Абрамовлар гаиләсе күрсәтте, алар гаилә ихтыярыйлары арасында иң яхшылар булдылар. Яшь волонтерлар буынын Казаннан Радель Һадиев лаеклы тәкъдим итте, ул яшь волонтерлар арасында җиңү яулады. Ә «көмеш» волонтерларның зирәклеге һәм энергиясе Норлат районыннан Люция Фатыйхова эшчәнлегендә чагылыш тапты.

Шунысы мөһим, премия аерым кешеләрне генә түгел, ә бердәм командаларны да билгеләп үтә. Иң яхшы мәктәп отряды дип Чирмешәннең 1нче мәктәбе командасы танылды, ә югары уку йортлары үзәкләре арасында Яр Чаллы Педагогика университетының  «Добро.Центр» командасы лидер булды. Ел оештыручысы булып Әлмәтнең «Игелекле Әлмәт» коммерцияле булмаган оешмасы танылды.

Бизнес-бергәлек быел социаль җаваплылыкның ачык мисалын тәкъдим итте — «Татэнерго» компаниясе ихтыярыйлар өлкәсендә иң яхшы эре бизнес дип танылды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева кичә геройларына мөрәҗәгать итте:

«Мин барлык волонтерларга һәм ихтыярыйларга бүген алгы сызыкта, махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүчеләргә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сугыш хәрәкәтләре ветераннары белән хезмәттәшлек итүләре, аларның гаиләләренә һәм якыннарына ярдәм итүләре өчен. Сезнең игелекле эшләрегез нәтиҗәсендә барлыкка килә торган тарихыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Безнең ил тарихы һәрвакыт яхшылык, ихтирамлы мөнәсәбәт һәм иҗат белән бәйле булды».

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров ихтыярый хәрәкәтнең мөһимлеген ассызыклады: «Татарстанда йөзләрчә мең кеше һәм бөтен ил буенча миллионнарча кеше игелекле эшләр белән шөгыльләнә. Эш юнәлешләре төрлечә – элементар эшләрдә ярдәм итүдән, утын кисүдә булышудан алып гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерүгә һәм махсус хәрби операция зонасында булганнарга ярдәм итүгә кадәр. Волонтерлар ярдәмендә тормыш сыйфаты яхшыра, шәһәрләребез матурлана, ә ил алдында торган бурычлар тизрәк һәм сыйфатлырак хәл ителә. Катнашучыларның гаризалары эчтәлеге белән гаҗәпләндерде. Проектка тулы бер гаиләләр җәлеп ителүе, дәвамчанлык формалашуы бик шәп».

Республика ихтыярыйлык үзәге башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин өстәде:

«Бүген монда конкурста җиңүчеләр генә җыелмады. Монда тарихлары бөтен шәһәрләрне һәм районнарны рухландырган кешеләр җыелган. Җиңүчеләр исемлегендә һәр исем артында — дистәләгән коткарылган гомерләр, йөзләгән елмаюлар һәм меңләгән кечкенә, ләкин шундый мөһим игелекле эшләр».

Бүләкләү тантанасы бөтен республикадан 2000гә якын катнашучыны җыйган республика гражданнар катнашу форумының кульминациясе булды. Форум үз эшен 11 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, белем бирү сессияләре һәм диалог өчен мәйданчыклар тәкъдим итәчәк.

Ихтыярыйлар өлкәсендә «Игелекле Татарстан» Республика премиясе 2020 елдан бирле үткәрелә. Оештыручылар — Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәмРреспублика ихтыярыйлык үзәге. 2026 елдан премия Татарстан Республикасы Рәисе премиясе статусын йөртәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International