Татарстанда «Вверх!» республика стажировка конкурсының 16 нчы сезоны тәмамланды

2025 елның 12 декабре, җомга

Татарстан Республикасында «Вверх!» республика стажировка конкурсы  — яшь белгечләрне дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында эшләргә әзерләү буенча төп проектының 16 нчы сезоны тәмамланды. Барлык конкурс сынаулары йомгаклары буенча республика министрлыкларында һәм ведомстволарында стажировкаларын уңышлы тәмамлаган 7 җиңүче һәм 5 финалист билгеләнде.

2025 елда конкурска Татарстанның 14 муниципаль берәмлегеннән 255 гариза килгән. Катнашучылар җиде конкурс процедурасын үттеләр: тест эшләү, төркемле әңгәмә, үсеш программасын үстерү, эссе язу, эшлекле язышу, мәгълүматларны анализлау, тармак кейсларын чишү һәм индивидуаль әңгәмә.

Барлык этаплар йомгаклары буенча 12 катнашучы Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең түбәндәге алты органында стажировка узу мөмкинлегенә ия булды:

— Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетына;

 — Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгында;

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында;

— Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында;

— Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак – коммуналь хуҗалык министрлыгында;

— Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов, финалистлар, җиңүчеләр һәм оештыру комитеты вәкилләре катнашты. Проектның әһәмиятен билгеләп, Александр Николаевич ассызыклаганча, конкурс Татарстан Республикасы хакимият органнары командаларын көчәйтергә сәләтле яшь белгечләрне ачыклау һәм әзерләүдә мөһим корал булып тора.

Конкурсны оештыручы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы исеменнән катнашучыларны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Владислав Усанов сәламләде. Ул шулай ук конкурс безнең республикада яшьләрнең һөнәри үсешендә башлангыч баскычларның берсе булуын билгеләде.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, катнашучылар югары дәрәҗәдә әзерлек, компетенцияләр һәм һөнәри үсешкә мотивация күрсәттеләр. Аларның күбесе бүген үк министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан перспективалы яшь кадрлар сыйфатында карала.

 «Вверх!» республиканың кадрлар потенциалын ныгытып һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәттә эшләргә омтылучы яшьләр өчен яңа мөмкинлекләр тудырып, үсешен дәвам итәчәк.

«Вверх!» Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе белән берлектә 2009 елдан бирле үткәрелә һәм дәүләт граждан хезмәте өлкәсендә һөнәри траектория төзү белән кызыксынган яшьләр өчен иң кирәкле мәйданчыкларның берсе булып кала. Яшьләрнең иҗади үзбилгеләнүе өчен мөмкинлекләр тудыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International