Дәүләт Советында XVII «Максат» Татар яшьләре лидеры мәктәбен ачу тантанасы булды. Чарага Россиянең 17 төбәгеннән татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары җыелды. Проектта катнашучыларны РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабеддинов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров сәламләде.
Илдар Гыйльметдинов «Максат» мәктәбендә катнашучыларга татар халкының традицияләренә һәм мәдәни мирасына сакчыл мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде, әлеге мәктәп төбәкләрдә татар яшьләре арасында лидерлыкны тәрбияләү һәм ныгыту өчен мөһим платформа булачак, дип ассызыклады.
«Сез – татар яшьләре оешмалары лидерлары, туган телне һәм мәдәни мирасны саклап калуга ярдәм итәсез. Бервакыт сезнең һәрберегез үз төбәгендә татарларның милли – мәдәни автономиясен җитәкләр һәм шуның белән безнең мәдәниятебезгә һәм туган телебезгә ярдәм итәр дип ышанабыз».
Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабеддинов республика җитәкчелегенең туган телләрне саклау буенча алып барган сәясәте турында сөйләде. «Бүген бирегә татар яшьләренең иң актив вәкилләре җыелды, һәм мин ышанам, сезнең белем алуыгыз татар телен алга таба үстерү өчен яңа идеяләр тудырырга дәртләндерер», — дип ассызыклады ул.
«Максат» Татар яшьләре лидерының XVII мәктәбен оештыручылар — Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге.
Мәктәп 11-14 декабрь көннәрендә эшләячәк. Проектның төп максаты — татар яшьләре лидерларына ярдәм итү, яшьләр сәясәте өлкәсендә аларның күнекмәләрен һәм компетенцияләрен үстерүдә һәм милли үзенчәлекләрен саклап калуда ярдәм итү. Чараның программасы 4 көнгә исәпләнгән һәм тренинглар, мастер-класслар һәм дискуссияләрне үз эченә ала. «Идел» яшьләр үзәге базасында катнашучылар идарә итү һәм проект эшчәнлегенә, ораторлык осталыгына, этикет кагыйдәләренә өйрәнәчәкләр. Яшьләр өчен мөмкинлекләр тудыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.