Татарстан Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җибәрде

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

Казаннан Татарстан шефлыгы астында булган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге эгидасы астында җыелган чираттагы гуманитар ярдәм колоннасы юл тотты. 10 зур йөк машинасы 150 тоннадан артык беренче кирәкле әйберләр китерәчәк. Төяп җибәрү «Бәхетле» складыннан узды. Волонтерлар һәм гуманитар акциядә катнашучылар белән Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров аралашты.

«Бердәм Россия» төбәк бүлекчәсенең партия активы, җирле бүлекчәләр, яшь гвардиячеләр чираттагы тапкыр безнең шефлыкка алынган шәһәрләр һәм хәрбиләр өчен гуманитар йөк җыйдылар. Сезгә рәхмәт әйтәсем килә, чөнки 10 фура җыю җиңел эш түгел. Бик мөһим эш белән шөгыльләнәбез», - диде парламент башлыгы, партиядәшләренә мөрәҗәгать итеп.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, йөк Донбасста яшәүчеләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар соравы буенча формалаша. «Чираттагы гуманитар конвой составында 11,5 млн сумлык 150 тоннадан артык йөк бар, - дип ассызыклады ул. - Татарстанда яхшы күңелле һәм оешкан кешеләр яши, алар республиканың шефлыгы астында булган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренең безнең ярдәмгә мохтаҗ булуын аңлыйлар. Аларга ярдәм итү – безнең уртак бурычыбыз. Шул исәптән, анда хезмәт итүче егетләргә ярдәм итәргә дә».

Бу сәфәрдә гуманитар колоннаны Дәүләт Советы депутатлары Геннадий Глушков һәм Руслан Шиһабеддинов, «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Ресоциализация фонды директоры Данияр Максудов, Югары Ослан һәм Теләче районнары башлыклары озатып йөри.

Яңа ел алдыннан Лисичанск һәм Рубежноега гуманитар колонна составында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановтан 3500 татлы бүләк җибәрелә. Тагын бер тәм – томлы фура  –  8500 яңа ел бүләге республиканың муниципаль районнары, уку йортлары, мәктәпләр һәм балалар бакчалары тарафыннан җыелган.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы шефлыкка алган шәһәрләргә бүләккә Рубежное шәһәренең 2 нче мәктәбе һәм Лисичанск балалар бакчасы өчен күп функцияле җайланмалар һәм музыкаль җиһазлар, шулай ук төрле белем бирү дисциплиналары буенча Россия стандарты дәреслекләре җибәрделәр.

«Балалар Яңа елны һәм бүләкләр көтәләр, - дип билгеләп үтте Татьяна Ларионова. – Быел, һәрвакыттагыча, һәр балага Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән исемле бүләк тапшырылачак. Өлкәннәр һәм госпитальләрдә ятучылар өчен бик күп бүләкләр әзерләделәр. Балаларга һәм мохтаҗларга ярдәм итү - һәрвакыт безнең төп бурычыбыз».

Гуманитар колоннаны формалаштыруга республика предприятиеләре сизелерлек өлеш кертте. Шефлык астындагы шәһәрләргә тротуарларны һәм юлларны кышкы җыештыру өчен өч махсус щетка китереләчәк. Новодружеск шәһәре өчен Мегастрой (Лисичанск шәһәр округы) шәһәр хуҗалыгы өчен кыйммәтле җиһазларның тулы бер партиясен формалаштырды. Шәһәр хуҗалыгын алып бару өчен Рубежный да җиһазлар алачак. Аны Метроэлектротранс бүлекчәләре җыйган. Рубежный шәһәренең электр станциясен дроннар һөҗүменнән саклау өчен РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев кирәкле материаллар җибәрә.

Алабуга районы предприятиеләре балалар һәм өлкәннәр өчен 500дән артык памперс сатып алган, Лениногорск районы - Лисичанск учреждениеләренә урындыклар җибәрә, алар шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан зур партия (тулы бер фура) мебель алачак.

Лисичанск автотранспорт предприятиесе өчен запас частьләрне Казан дәүләт аграр университеты җибәрә. Югары Ослан районы Лисичанск һәм Рубежныйда зыян күргән объектларны торгызу өчен кирпечле 2 фура формалаштырган. Теләче районыннан машина Рубежныйга такта һәм ярма китерәчәк. Ә Лисичанск хастаханәсе Сарман районында яшәүчеләрдән эчәр су машинасы алачак. Рубежный соравы буенча Майский Теплица комбинаты коллективы тулы бер фура - 20 суыткыч, зур партия шина һәм азык-төлек җыйды.

«Гуманитар ярдәм җыю буенча системалы эш күптән җайга салынды, аена бер колонна белән Татарстаннан шефлыкка алынган шәһәрләргә озатабыз, - дип сөйләде «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин. - Лисичанск һәм Рубежныйдан килгән халык гаризаларына йөз тотарга тырышабыз. Бүген, тагын җирле халык гаризасы буенча, күп санда автотранспорт шиннары, күп төзелеш материаллары җибәрәбез. Шулай ук ике шәһәрнең дә социаль учреждениеләре гаризалары буенча кер юу машиналары, балалар туклануы, гигиена кирәк-яраклары җыйганнар».

Яшьләр эшләре буенча министр Азат Кадыйров журналистлар белән аралашканда республика яшьләренең, «Яшь Гвардия»нең һәм ихтыярыйларның гуманитар колонна формалаштырудагы ролен билгеләп үтте. «Яшь гвардиячеләр гуманитар йөкне җыюда, төяүдә һәм озатуда һәрвакыт актив катнашалар. Бу эштә гадәттәгечә ихтыярыйлар һәм Татарстан гаиләләре күп катнашалар, алар маскировка челтәрләрен үрергә һәм йөкләрне формалаштырырга ярдәм итәләр. Республика яшьләре Лисичанск һәм Рубежныйга ярдәм итү процессына һәм махсус хәрби операция зонасында булганнарга ярдәм күрсәтүгә тулысынча җәлеп ителгән. Кешеләр моны чын күңелдән эшли», - дип ассызыклады министр.

Лисичанск һәм Рубежный халкына гуманитар ярдәмнән тыш «Бердәм Россия» махсус хәрби операция сугышчылары өчен йөк җибәрде. Аерым алганда, махсус операция зонасына ике машина – УАЗ һәм Нива, шулай ук җылы кием, азык-төлек, маскировка челтәрләре, медикаментлар һәм башкалар китереләчәк.

Бу «Бердәм Россия» эгидасы астында җыелган гуманитар колоннаның 34 нче җибәрелүе. Махсус хәрби операция барышы дәвамында  партиянең төбәк бүлеге 3,5 мең тоннадан артык, яңа төбәкләргә 247 йөк машинасы ташыган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International