Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә,Татарстан Рәисе боерыгы белән махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен (0 яшьтән алып 17 яшькә кадәр) татлы яңа ел бүләкләре әзерләнде: аларның 18 меңнән артыгы республиканың муниципаль районнарына җибәрелде, 9 меңнән артыгы Казанга тапшырылды, ә 3500е Татарстан шефлыгы астында булган Лисичанск һәм Рубежное төбәкләренә гуманитар йөк белән бергә китте.
«Шәһәр һәм район Яңа ел чаралары вакытында Татарстан Республикасы һәм Казан районнары башлыклары бу бүләкләрне балаларга тапшырачаклар һәм Татарстан Рәисеннән иң җылы теләкләр һәм котлаулар җиткерәчәкләр», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.