Татарстанда Республика чыршысына 8,5 меңнән артык бала киләчәк

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә торган Республика яңа ел чыршысы 24 декабрьдә узачак. «Татнефть Арена» Боз сарае базасында 12.00 сәгатьтә бер тамаша булачак, анда 8,5 меңнән артык бала киләчәк, алар арасында укуда, иҗатта, спорт ярышларында һәм иҗтимагый тормышта үзләрен күрсәткән укучылар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар бар.

Тамашаның режиссерлары уйлаганча, төп тема быел кыш Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән уза торган «Күрше» фестивале булачак. 

«Традиция буенча Республика чыршысында катнашучыларны зур бәйрәм һәм матур тамаша көтә. Татнефть Арена эчендә һәм урам мәйданчыгында яңа ел атмосферасын булдыру өчен тематик фотозоналар оештырылачак. Республика чыршысы кунаклары билетларын күрсәтеп татлы бүләкләр алачаклар»,-дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина.

Бүләкләр тарату һәм Республика Яңа ел чыршысын оештыру өчен Татарстан Республикасының балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларыннан 60тан артык волонтер җәлеп ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International