«Сезнең һәрберегез – якты йолдыз»: Миңнеханов балаларны Республика чыршысында котлады

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе

«Татнефть Арена»да Республика чыршысы узды. Быел ул Татарстан эстрадасы йолдызлары катнашында концерт формасында тәкъдим ителде. Ахырда балаларга котлау белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.

«Бөек илебезнең киләчәге сезнең кулларда. Сезнең һәрберегез – якты йолдыз, дөньяны яхшы якка үзгәртергә сәләтле талант. Сезнең энергиягез һәм сәләтләрегез республикабызның яшьләр оешмаларында чагылыш таба. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел, иң якты һәм шатлыклы бәйрәм белән котлыйм», – дип билгеләп үтте Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, Ватанны саклаучылар елы тәмамлана, алда – Россия халыкларының Бердәмлеге елы һәм Хәрби һәм Хезмәт даны елы.

«Бу сезнең якты идеяләрегез һәм кыю проектларыгыз өчен мөмкинлек. Без сездән инициативалар көтәбез һәм ярдәм итәргә әзер. Кыю булыгыз, хыялланыгыз һәм үз максатыгызга ышаныч белән барыгыз», - дип теләде Татарстан Рәисе.

Балалар өчен бер сәгатьлек концертта яңа ел номерлары белән Эльмира Кәлимуллина, Элвин Грэй, Илсөя Бәдретдинова һәм башка бик күп артистлар чыгыш ясады. Балалар янына шулай ук Кыш бабай белән Кар кызы да чыкты.

«Бүген Республика чыршысы 25 нче мәртәбә уздырыла, безнең үзенчәлекле юбилей. Чара бөтен республикадан талантлы балаларны җыя. Алар Татарстанда бик күп, алар үзләрен төрле юнәлешләрдә актив күрсәтәләр. Бүген монда бераз бәхетлерәкләр җыелды. Без «Күрше» фестивале форматын сайладык. Концертка 8,5 меңнән артык бала килгән, аларга 1,5 меңнән артык артист шатлык бүләк итәчәк», - дип өстәде Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

Концерт һәм Рәиснең котлавыннан соң балаларны зур яңа ел дискотекасы, шулай ук татлы бүләкләр көтеп алды. Исегезгә төшерәбез, мондый чараларны уздыру «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына туры килә.

Чыршыга фән, мәгариф, спорт һәм башка юнәлешләрдә зур уңышларга ирешкән 10-17 яшьлек балалар чакырылган иде. Мәсәлән, Камилә Шәмсиева – музыкаль конкурсларда күпсанлы бүләкләр иясе. Моннан тыш, аның әтисе бүген махсус хәрби операция уздыру зонасында һәм кызының республика чыршысына чакырылуына бик шат иде.

«Минем әтием – инженер-проектировщик, хәзер ул махсус хәрби операциядә, ул минем Республика чыршысына баруымны белгәч бик шатланды, афәрин диде һәм миңа уңышлар теләде», – дип уртаклашты кыз.

Ул республикада яшәүчеләргә бәхет, тынычлык, яхшы кәеф теләде һәм Яңа ел алдыннан барлык үпкәләрдән баш тартырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International