Рөстәм Миңнеханов Республика чыршысында катнашучылар белән традицион очрашу уздырды

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика чыршысында катнашучылар белән традицион очрашу уздырды. Очрашуда укуда, спортта, мәдәнияттә һәм иҗтимагый эшчәнлектә үзләрен күрсәткән балалар катнашты. Очрашу «Татнефть-Арена» Боз спорт сараенда узды.

Әңгәмә барышында балалар үзләренең мавыгулары һәм киләчәккә планнары турында сөйләделәр. Казаннан Радель Һадиев «Елның яшь волонтеры» номинациясендә «Игелекле Татарстан» республика премиясе җиңүчесе. Ул шулай ук «Курше» фестиваленең актив катнашучысы һәм Җиңү паркында балалар һәм өлкәннәр өчен экскурсияләр оештыручы. Экологик акцияләрдә катнаша.

Казаннан Амелия Семенова «ТОП» ИТ-академиясе агымында иң яхшысы булды (14-15 яшьлек балалар арасында). Физика буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында җиңүче, шулай ук астрономия, математика һәм җәмгыять белеме буенча призер. Быел апрель аенда Байконурга бару өчен Татарстан делегациясе составына керде. Амелия Рөстәм Миңнехановка космик ракета моделен бүләк итте, ул аны 3D-принтерда башкарган.

Арча районыннан Аяз Фәйзрахманов - билбау көрәше буенча күп тапкырлар җиңүче һәм призер. Быел 13-14 яшьлек егетләр арасында Россия Беренчелегендә 1 урынны яулаган.

Минзәлә районы укучысы Латыйфа Сәлимова күп тапкырлар халыкара һәм бөтенроссия вокал конкурсларында җиңүче һәм призер. «Ак пароход» Бөтенроссия балалар музыкаль хәйрия фестивалендә катнашкан.

София Сякаева Яшел Үзәндә балалар сәнгать мәктәбендә укый. София картинасы 2024 елда Крандштатта күргәзмәдә катнашты. «Беренчеләр Хәрәкәте» вакытында ораторлык сәнгате белән актив шөгыльләнә, муниципаль этапта рус теле буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасы призеры, шулай ук «Игелекле дулкын» халыкара конкурслары лауреаты. Укучы кыз Республика Рәисенә үзенең картинасын бүләк итте.

Яр Чаллы егете Никита Быкадоров үз тормышын театр сәнгате белән бәйләргә хыяллана. Бүген ул театр курсларында укый. 12 яшендә 7 баладан (4 гаиләдән) торган актерлар труппасын өйдә театраль куелышлар уздыру өчен оештыра.

Балтач районыннан Рәзилә Саттарова - хәрәкәтнең яшь инспекторлары проектында актив катнашучы. Быел Белоруссиядә ЮИД отрядлары слет-конкурсында беренче урынны яулады.

Бөгелмәдән Арсений Гисматулин үз шәһәрендә «Күрше» фестивале кысаларында активлыкны оештыручы булып тора. Чараларга 600 дән артык кеше килде. Киләчәктә авиадиспетчер булырга планлаштыра.

Казаннан Камилә Шәмсиева җыр белән мавыга. Күп кенә татар мәдәнияте, музыкасы һәм сәнгате конкурслары лауреаты.

17 яшьлек Михаил Васильев быел математика буенча Кытай илкүләм олимпиадасында көмеш медаль яулады. Моннан тыш, ул ике ел рәттән математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы призеры булды. Планнарда  – Мәскәү физика-техник институтына укырга керү.

Түбән Камадан Ренат Кудаяров Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округының Татарстан кадет корпусында укый. «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уены призеры.

Һәрберсен тыңлап, Рөстәм Миңнеханов яшь талантларга чын күңелдән ныклык һәм якты җиңүләр теләде. Ул билгеләп үткәнчә, балаларга иң амбициоз планнарны тормышка ашыруда ярдәм күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International