Бүген Арча шәһәрендә «Алгарыш» яшьләр үзәген ачу тантанасы булды. Чарада депутат, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров һәм Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашты.
«Алгарыш» яшьләр үзәге Арча районы яшьләренең үз-үзен тормышка ашыру һәм үстерү өчен заманча мәйдан буларак оештырылган. Үзәк иҗат, спорт һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә шөгыльләнү, шулай ук яшьләр инициативаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр бирә.
Үзәкне ачу яшь буынның һәрьяклап үсеше өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
Яшьләр үзәге районның актив яшьләрен берләштерү һәм аларның потенциалын үстерү өчен мәйданчык булачак.