МАхсус хәрби операциядә катнашучы 20дән артык гаилә «Созвездие – Йолдызлык» хәрәкәтенең бәйрәм Раштуа концертын карады

2026 елның 8 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Созвездие – Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең кышкы сменасында катнашучылар зур концерт белән чыгыш ясадылар. Аларның тамашачылары махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаилә әгъзалары һәм «Боевое братство» оешмасы вәкилләре булды.

Сәламләү сүзе белән Түбән Кама шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Шакиров чыгыш ясады. Ул иҗади инициативаларга ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклады һәм мондый чараларның яшь буынны тәрбияләүдә, шәһәр һәм район үсешендә әһәмиятле роль уйнавын билгеләп үтте.

«Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры, РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты Дмитрий Туманов ассызыклаганча, мондый форматтагы концерт инде күркәм традициягә әверелә һәм беренче ел гына узмый. Смена кысаларында яшь буынны патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән төрле активлыклар уза. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен Раштуа концерты төп чараларның берсе булып тора.

2 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре Түбән Кама районының «Кама Артегы» балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтләндерү, ял һәм мәшгульлеген оештыру үзәгендә кышкы сменада ял итәләр. Сменада катнашучылар танылган сәнгать эшлеклеләренең иҗади очрашуларына һәм мастер-классларына йөриләр, бәйрәм концертлары әзерлиләр, анда вокалда, хореографиядә һәм конферанста үзләренең яңа номерларын тәкъдим итәләр. Сменада республиканың 15 шәһәр һәм районыннан 220 кеше катнашты. Яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International