Татарстанда нинди яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлы каршы алган һәм чыршыны кая тапшырырга мөмкин булуы турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.
Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
«Бу массакүләм күңел ачулар да, театральләштерелгән тамашалар да, концертлар да, спорт ярышлары да һәм башкалар да. Ачык һавадагы чаралар аеруча популяр булды», – дип сөйләде ул.
«Курше» фестивале кысаларында күп кенә чаралар уздырылды. Алар Республика чыршысыннан старт алды, анда балаларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.
«Фестиваль дәвам итә. Ул 28 февральдә тәмамлана. Алда тагын 162 чара. Ышанам ки, без мондый практиканы җәйге чорда да дәвам итәчәкбез, бәйрәм көннәренә багышланган чараларны оештыру буенча республика халкы белән тәҗрибә туплыйбыз», – дип өстәде Фазлыева.
Фестивальнең иң якты һәм гадәти булмаган чараларыннан вице-премьер Казан Кремлендәге «Әбием сандыгы», «Нейро-снег фест», Бөгелмә районындагы «Новогодний переполох» һәм Яр Чаллыдагы «Зимний пятачок» моноспектакльләрен билгеләп үтте.
Республиканың мәдәният учреждениеләрендә бик күп чаралар узды, дип сөйләде Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.
«2025 елның декабрь ахырыннан 2026 елның 11 гыйнварына кадәр мәдәният учреждениеләре спектакльләр, концертлар, интерактив программалар, мастер‑класслар, күргәзмәләр һәм фестивальләрне үз эченә алган масштаблы Яңа ел кампаниясе уздырды. Чараларның шактый өлеше балалар һәм гаилә аудиториясенә юнәлдерелгән иде, шул ук вакытта сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларының гаиләләре өчен инклюзив һәм хәйрия күрсәтү формалары актив кулланылды», – дип хәбәр итте ул.
Татарстан театрларында яңа ел спектакльләре узды. Мәсәлән, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Шүрәлене көттегезме?!» / «Шурале. Не ждали?!» премьера спектаклендә 2 мең тамашачы булган.
«Әкият» курчак театрында «Снежная королева – зимнее путешествие» / «Кар иле патшабикәсе: кышкы сәяхәт» спектакленең премьерасы булды. 20 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр Казан яшь тамашачылар театры яшь тамашачылар өчен 63 яңа ел спектаклен – яңа ел интермедиясен һәм «Василиса Премудрая» әкиятен күрсәтте.
1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр Раифадагы дүртенче традицион «Свет и лед» фестивале абсолют рекордчы булды, анда ярты миллионнан артык кеше катнашты. Һәр скульптура православие традицияләре һәм гаилә кыйммәтләре турында сөйли.
«Урам» экстрим-паркында 11 гыйнварда брейкинг буенча «Тин спирит 4» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр турниры узды, анда илнең 36 шәһәреннән 500гә якын биюче катнашты, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
«Өч җиңүче сайлап алуны узды һәм гомуми приз фонды $130 мең булган Dubai Open Breaking халыкара турнирына юллама алды, ул 2026 елның 18-20 декабрендә Дубайда узачак. Алар – Мәскәүдән Кирилл Емельянов, Осинники шәһәреннән Вероника Чирцова һәм Ростов-на-Донудан Александр Ганачьян», –дип хәбәр итте ул.
Шулай ук кышкы каникулларда балаларны савыктыру лагерьларында сменалар оештырылды.
«2026 елгы кышкы каникулларның сәламәтләндерү кампаниясе уңышлы тәмамланды. Аның нәтиҗәләре буенча, бу чорда Татарстанның 22 муниципаль берәмлегенең 76 сәламәтләндерү ял оешмасында һәм республикадан читтә ике лагерьда – Марий Элның «Илеть» балаларны сәламәтләндерү лагеренда һәм Кырым Республикасының «Сәләт – Ак Барс» Яшьләр үзәгендә 7 меңгә якын бала һәм яшүсмер ял иткән дип әйтергә була», - дип сөйләде Кадыйров.
Шул исәптән савыктыру кампаниясе белән мобилизацияләнгән гражданнарның 350 баласы һәм авыр тормыш хәлендә булган 200гә якын бала җәлеп ителде.
Яңа ел төнендә Казанда ике ачык мәйдан эшләде – «Казан» гаилә үзәге янында һәм «Кара күл» паркында, дип сөйләде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Абзалов.
«Яңа ел төнендә «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта 30 мең кеше булды, Кара күлдәге шугалакта – 25 мең кеше. Яңа ел чорында, «Буран» планы игълан ителгән вакыттан тыш, барлык планлаштырылган чаралар да диярлек үткәрелде», – дип сөйләде ул.
Аның сүзләренә караганда, Яңа ел бәйрәмнәрендә казанлылар арасында иң популяр мәйданчыклар булып «Казан» Гаилә Үзәге, Казан Кремле, «Черек күл» паркы, Серов урамындагы бульвар һәм «Елмай» балалар паркы тора.
Бүгенге көннән Казанда чыршы җыю пунктлары эшли башлады, анда агачларны эшкәртү өчен тапшырырга мөмкин, дип өстәде Абзалов.
«Чыршыларны йомычка итеп эшкәртүгә тапшырырга була. Исегезгә төшерәм, аларны чүп контейнерларына ташларга ярамый», – дип ассызыклады ул.
Җыю пунктлары турында тулырак мәгълүматны Казан Мэриясе порталында табарга була.
Яңа ел бәйрәмнәрендә иминлеккә аерым игътибар бирелде. Шуңа да карамастан, берничә вакыйга теркәлгән. Аерым алганда, пиротехниканы эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында алты кеше зыян күргән, дип ассызыклады Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин.
«Гражданнар арасында пиротехник әйберләр белән эш иткәндә куркынычсызлык чараларын үтәү буенча аңлату эшләре алып барылуга карамастан, алты кеше зыян күрде», - дип белдерде ул.
Алар барысы да пиротехник эшләнмәләрнең битенә эләгү аркасында күз җәрәхәтләре алган. Бәйрәм алдыннан һәм каникул чорында пиротехник әйберләр кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен аңлату буенча халык белән 11 меңнән артык әңгәмә үткәрелде, 25 меңнән артык истәлек таратылды, дип өстәде ул.
Моннан тыш, яңа ел бәйрәмнәрендә, 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр, 116 янгын теркәлгән. Янгында 5 кеше һәлак булган, тагын 9 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, янгыннар ешрак килеп чыгуга булган сәбәпләр:
электр җиһазларын эксплуатацияләгәндә хокук бозулар – 58 очрак;
ут белән саксыз эш итү – 26 очрак;
мичтән файдалану кагыйдәләрен бозу – 23 очрак.
Аерым билгеләп үтелгәнчә, кешеләрнең үлем очраклары тәмәке тартканда саксызлык белән бәйле. Моннан тыш, барлык һәлак булучылар да исерек хәлдә булган. Корбаннар арасында бер эшче һәм дүрт пенсионер.