Казандагы «Пирамида» мәдәни – күңел ачу комплексында 27 гыйнварда «Татарстан Республикасының Ел студенты – 2025» премиясен тапшыру тантанасы була. Быел аңа рекордлы санда гаризалар килде – 600 гә якын. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.
«Без «Татарстан Республикасы Ел студенты» премиясенә кызыксынуның артуын күрәбез. Быел гаризалар 200 гә арткан. Исегезгә төшерәм, премия 10 индивидуаль һәм коллектив номинацияне үз эченә ала. Бу безнең республиканың яшьләр сәясәтендә төп вакыйгаларның берсе», – дип ассызыклады ул.
«Ел студенты» премиясе актив студентларның казанышларын тагын бер кат билгеләп үтү өчен сәбәп кенә түгел, ә республиканың төрле тармаклары өчен кадрлар тимерчелеге дә булды. Мондый чарада укучылар үзләрен кычкырып белдерә һәм эш бирүчеләрнең радарларына эләгә ала, дип өстәде Кадыйров.
«Студентлар көненә бездә бик күп чаралар оештырылачак. Республика районнарының бәйрәмгә актив кушылуы сөендерә. Гран-при иясе «Алгарыш» программасы буенча белем алачак», – дип өстәде Татарстан Республикасы «Студентлар лигасы» президенты Шамил Якупов.
Узган ел төп призны Яр Чаллыдан Светлана Вяткина алды. Җиңү ул вакытта тормыштагы иң якты вакыйгаларның берсе булды, дип белдерде кыз үзе.
«Бу вакыйга бик күп хисләр белән тулы иде. Әзерлек стадиясендә – үзеңне, борчылуларыңны һәм дулкынлануларыңны күрсәтү теләге. Бүләкләү тантанасында – бәхет, шатлык һәм горурлык. Минем өчен Яр Чаллыга җиңү алып килү бик кыйммәтле булды», – дип уртаклашты ул.
Аның сүзләренә караганда, узган ел «Татарстан Республикасы Ел студенты» гран-при премиясен алу эшне дәвам итү һәм үз-үзеңне камилләштерү өчен тагын бер зур мотиватор булды.
