Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында Беларусь Республикасы Милли Паралимпия җыелма командасы әгъзасы, хәйрияче һәм җәмәгать эшлеклесе Алексей Талай белән мотивацион очрашулар циклы планлаштырылган.
Алексей Талай — Беларусь Республикасы Милли паралимпия җыелмасы әгъзасы, эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче һәм күп балалы әти. Аның тормыш юлы һәм иҗтимагый эшчәнлеге катлаулы тормыш хәлләрендә калган кешеләргә ярдәм итүгә, инклюзив җәмгыятьне үстерүгә һәм рух көче, җаваплылык һәм хезмәт кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстанда әйләнештән чыккан тәңкәләрне җыю буенча «Рәхмәтле буыннарның тере хәтере» акциясе ачылган иде, аның идея илһамчысы шулай ук Алексей Талай. «Рәхмәтле буыннарның тере хәтере»нең беренче һәйкәле 2022 елның 2 июлендә Минск шәһәрендә, икенчесе Брест Кирмәне территориясендә 2024 елның 28 июлендә куелган. Өченче һәйкәл Мәскәү шәһәрендә Поклонная тавында урнаштырылган. Проектның максаты – хәзерге һәм киләчәк буыннар, шәхси өлешләре турында белеп, үзләренең үткәннәре белән горурлансыннар һәм бердәмлекнең мөһимлеген истә тотсыннар өчен Россия һәм Беларусь халыкларын, чит илләрдәге ватандашларны берләштерү. Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин һәм Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко һәйкәлләр өчен тәңкәләр җыюда катнаштылар. Владимир Путиннан тәңкәләрне Талай фондына матбугат сәркатибе Дмитрий Песков тапшырды.
Чаралар ачык очрашулар форматында узачак һәм төрле максатчан аудиторияләргә — ветераннарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, шулай ук Татарстан Республикасы студент яшьләренә юнәлдереләчәк. Махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучыларның гаиләләре өчен мотивацион очрашу һәм «Катлаулы тормыш ситуацияләрендә исән калу һәм уңышка ирешү» тренингы булачак. Очрашу барышында Алексей Талай авыр хәлләрне җиңү, җәрәхәтләрдән соң аякка басу, эчке ресурслар эзләү һәм актив, аңлы тормыш позициясе булдыру буенча шәхси тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Психологик тотрыклылык, үз көчеңә ышану, гаиләгә ярдәм итү һәм социаль адаптация мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк.
Студент яшьләр өчен «Үзеңә ышан! Син барысын да булдыра аласың!» мотивацион очрашуы һәм тренинг планлаштырылган. Тренинг үз-үзеңә ышаныч формалаштыруга, үз тормышыңны сайлаган өчен җаваплылыкны үстерүгә, максатлар куюга һәм актив гражданлык позициясен үстерүгә юнәлдерелгән, бу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә. Тере диалог форматында катнашучылар сораулар бирә һәм шәхес үсеше һәм үз-үзеңне тормышка ашыру буенча гамәли киңәшләр ала алачак.
26 гыйнварда 13:00 сәгатьтә Казандагы очрашуга түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://forms.yandex.ru/u/69720df2eb614624252a2ae1
Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Татарстан Республикасы яшьләр үзәге»дәүләт бюджет учреждениесе оештыра.