Татарстан «Рәхмәтле буыннарның тере хәтере» проектының бер өлеше булды

2026 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясендә Алексей Талайга тантаналы рәвештә «Рәхмәтле буыннарның тере хәтере» проектын гамәлгә ашыру өчен җыелган тәңкәләрне тапшырдылар.

Җыелган тәңкәләр халык һәйкәле ясау өчен кулланылачак: әйләнештән чыкканнары аны кою өчен эретмәгә, гамәлдәгеләре процессны финанслауга тотылачак.

Алексей Талай — җәмәгать эшлеклесе һәм хәйрияче, йөзү буенча спорт мастеры, күп тапкырлар дөнья һәм Европа рекордчысы, Беларусь Республикасы Милли Паралимпия җыелма командасы әгъзасы, дүрт бала атасы.

«Рәхмәтле буыннарның тере хәтере» беренче һәйкәле 2022 елның 2 июлендә Минск шәһәрендә, икенчесе Брест Кирмәне территориясендә 2024 елның 28 июлендә куелган. Өченче һәйкәл Мәскәү шәһәрендә Поклонная тавында урнаштырылган. Проектның максаты – хәзерге һәм киләчәк буыннар, шәхси өлешләре турында белеп, үзләренең үткәннәре белән горурлансыннар һәм бердәмлекнең мөһимлеген истә тотсыннар өчен Россия һәм Беларусь халыкларын, чит илләрдәге ватандашларны берләштерү.

Акцияне Алексей Талайның хәйрия фонды (Беларусь Республикасы), «Бердәм Ватан» Россия Фонды оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International