Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясендә «Ел инновациясе» республика конкурсының «Перспектива» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов тапшырды. Бүләкләр тапшыру тантанасында шулай ук Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров һәм «Перспектива» номинациясе иганәчесе – «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова катнашты.
«Ел инновациясе» конкурсы төбәк икътисадына кертү потенциалына ия булган фәнни-технологик проектларга һәм әзер карарларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. 2025 елда катнашучылар яңа материаллар, машина төзелеше, ИТ, медицина, биотехнологияләр, сәнәгать һәм аграр сектор өлкәсендәге эшләнмәләрне тәкъдим иттеләр.
2025 елда конкурска барлыгы 228 гариза бирелгән, шулар арасында 75 – «Перспектива» номинациясендә мәктәп укучыларыннан. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, экспертларның акценты гамәли потенциаллы һәм гамәлгә кертүгә әзер проектларга юнәлтелгән, бу гаризаларның сыйфатын күтәрергә һәм иң перспективалы инициативаларны сайлап алырга мөмкинлек биргән.
«Бүгенге финалистларның күбесе инде берничә елдан технологик стартапларга нигез салучы була ала. Бүген аларга ярдәм итеп, без киләчәккә сәнәгать, медицина һәм ИТ-сектор өчен импортны алмаштыра торган сыйфатлы чишелешләр агымын булдырабыз», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев.
Перспектива номинациясе буенча эшләнмәләр экологик материаллардан һәм яңа полимерлардан алып ИТ-куркынычсызлык өлкәсендәге карарларга һәм машина белән укыту методларын куллануга кадәр юнәлешләрне колачлый, төбәкнең киләчәк икътисады өчен кадрлар һәм технологик нигез булдыра.
«Перспектива» номинациясендә финалистлар:
1.«Бинофор» проекты (Махсуслаштырылган укыту фәнни үзәге - Казан (Идел буе) федераль университетының «IT-лицей» гомуми белем бирү интернат-мәктәбенең 11 «В» сыйныфы укучысы Глеб Смородинов )
Проектның кыйммәте – бинокуляр күрүне күнектерү җайланмасы, ул кыек күзне дәвалауның мөһим этабын автоматлаштыра, аны аңлаешлырак итә һәм пациентка мөстәкыйль рәвештә, табиб яки ата-ана ярдәменнән башка, теләсә нинди яктылык шартларында шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.
2. «АгроБиоПласт: Экологик биопластик» проекты («Казан милли тикшеренү технология университеты» федераль дәүләт югары белем бирү бюджет мәгариф учреждениесе филиалы – Сәләтле балалар өчен химияне тирәнтен өйрәтә торган лицей-интернатның 11 «А» сыйныфы укучысы Владимир Байрон)
Проектның кыйммәте: Россиянең агросәнәгать комплексы өчен экологик биоматериаллар җитештерүнең үзебезнең технологияләрен эшләү. Карар туфракның пластик калдыклар белән пычрануын киметүгә һәм экологик тотрыклы авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән.
3. «Гипертармаклы полиэфирополиамид комплексларын алу» проекты («Казан милли тикшеренү технология университеты» федераль дәүләт югары белем бирү бюджет мәгариф учреждениесе филиалы – Сәләтле балалар өчен химияне тирәнтен өйрәтә торган лицей-интернатның 11 «Б» сыйныфы укучылары (Алиса Логинова һәм Мәликә Шиһапова)
Проектның кыйммәте: проект, бирелгән архитектуралы һәм комплекс барлыкка китерү сәләте булган полимер системаларны конструкцияләүгә якын килүне тәкъдим итеп, материаллар фәнен үстерүгә өлеш кертә. Мондый системалар катализаторлар, магнит материаллары һәм күчеш металлары һәм лантаноидлар ионнары белән функциональ комплекслар төзү өчен яраклы.
4. Машина белән укыту ысулларын кулланып, автоматлаштырылган квант-химик модельләштерү проекты («Казан милли тикшеренү технология университеты» федераль дәүләт югары белем бирү бюджет мәгариф учреждениесе филиалы – Сәләтле балалар өчен химияне тирәнтен өйрәтә торган лицей-интернатның 11 «Б» сыйныфы укучысы Азалия Казаргельдинова)
Проектның кыйммәте: Gaussian программасында квант-химик модельләштерү өчен автоматлаштырылган ясалма фәһем-ассистент булдыру, бу вакытны экономияләп, яңа башлаучылар һәм экспертлар өчен исәпләү ысулларын сайлауны сизелерлек гадиләштерә. Киләчәктә проект кешеләргә яңа матдәләрне тикшерүдә ярдәм итәчәк.
5. «Бюджетлы SOC»проекты ( Казан шәһәре Совет районы «Лицей - инженерлык үзәге» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесенең 11 «А» сыйныфы укучысы Ярослав Блинков)
Проектның кыйммәте шунда ки, ул SOC (оператив куркынычсызлыкны тәэмин итү үзәге) командалары өчен бушлай программа тәэминаты бирә.
«Ел инновациясе» конкурсы Татарстан икътисадына инновацион технологияләрне гамәлгә кертү, фәнни күп таләп итүче производстволарны үстерү һәм төбәкнең технологик компанияләренең конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру өчен шартлар тудыру максатында үткәрелә. Ел саен конкурс республиканың технологик үсешенә өлеш кертергә омтылучы талантлы галимнәрне, студентларны, эшмәкәрләрне һәм корпорацияләрне берләштерә. Проектның максатлары «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына туры килә.
Конкурсны Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе оештыра.
