Февраль аенда Татарстан Республикасында Муса Җәлил исемендәге V Бөтенроссия «Шагыйрь һәм музыка» музыкаль-шигъри фестивале лауреатларының концертлары — тарихи хәтерне саклауга һәм талантлы яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән әһәмиятле мәдәни проект узачак, бу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
13 февральдә 18: 30 сәгатьтә Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан фестиваль лауреатлары концерты була. Чара юбилей датасы — 15 февраль алдыннан узачак.
«Шагыйрь һәм музыка» фестивале — «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр циклы өчен Ленин премиясенә лаек булган Муса Җәлилгә, шулай ук иҗаты Бөек Ватан сугышы елларында рухи таяныч булган башка шагыйрьләргә һәм композиторларга хөрмәт билгесе. Фестивальнең академик музыканы һәм нәфис сүзне балалар һәм яшүсмерләр башкаруында берләштергән уникаль форматы үсеп килүче буынга мәдәни-тарихи мирасны тапшыруга һәм сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклауга ярдәм итә.
Казандагы концертта Бөтенроссия конкурсы лауреатлары — Россиянең төрле төбәкләреннән талантлы музыкантлар һәм укучылар катнаша. Алар башкаруында рус һәм чит ил классиклары әсәрләре белән берлектә Муса Җәлил һәм аның замандашларының шигырьләре яңгыраячак. Сәхнәгә шулай ук «Арт-Линия» фонды лауреатлары һәм стипендиатлары: Елизавета Малышева-Җәлил, Святослав Данилевский, Андрей Тубалов, Илья Бородин чыгачак. Кичәнең кунаклары — композитор, Россия Федерациясе Композиторлар берлеге әгъзасы Миләүшә Хәйруллина һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Илүсә Хуҗина булачак.
12 февральдә 17:00 сәгатьтә фестиваль лауреатлары концерты Чистайда — С. Гобәйдуллина исемендәге Балалар сәнгать мәктәбендә узачак. Программада Чистай һәм Мәскәүдән яшь музыкантлар һәм укучылар катнашачак, алар Муса Җәлил һәм аның замандашларының шигъри әсәрләрен музыкаль тәэмин ителештә тәкъдим итәчәкләр.
2022 елдан «Шагыйрь һәм музыка» фестивале Татарстан Республикасыннан, Мәскәүдән һәм илнең башка төбәкләреннән 1500дән артык талантлы музыкантны һәм укучыларны берләштерде, бөтенроссия дәрәҗәсендәге күренекле мәдәни вакыйгага әверелде. Проект «Арт-Линия» Фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла, аның идея илһамчысы һәм сәнгать җитәкчесе — пианистка, педагог, татар шагыйре Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева-Җәлил.
Фестиваль Президентның мәдәни инициативалар фонды, шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә уздырыла.
Казан
13 февраль, 18: 30
Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы, Ирек мәйданы, 3
Керү түләүсез чакыру билетлары буенча (Зур концерт залы кассасында)
Чистай
12 февраль, 17: 00
С. Гобәйдуллина исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе, Энгельс урамы, 152
Керү ирекле
