Казанга Курск өлкәсендә яшәүчеләргә ярдәм иткән волонтерлар төркеме кайтты

2026 елның 2 феврале, дүшәмбе

Казанга 10 волонтердан торган төркем кайтты, алар атнадан аз гына артыграк Курск өлкәсендә яшәүчеләргә ярдәм иттеләр. Алар авиа һөҗүмнәрдән соң өемнәрне сүтүдә, ныгытмалар төзүдә һәм башка процессларда катнаштылар.

«Бүген без «Курский рубеж» дип аталган «Бердәм Россия» лагеренда булган Татарстан делегациясен каршы алабыз. Анда булган вакытта безнең егетләр сигез йортны торгызуда булыштылар, ике ишегалдын төзекләндерделәр, 2 тоннадан артык төзелеш чүп – чарын һәм өем-өемне чыгардылар», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Ихтыярыйлык мәгълүмати-ресурс үзәге директоры Айрат Мөбәрәкшин.

Татарстаннан килгән волонтерлар арасында – югары уку йортлары студентлары, яшьләр берләшмәләре активистлары һәм хәтта укытучылар составы вәкилләре дә бар. Аларның күбесе инде гуманитар миссияләрдә беренче тапкыр гына катнашмый.

«Курский рубеж» акциясе Россиянең барлык төбәкләрен колачлый. Яшьләр бөтен илдән Курск өлкәсенә җирле халыкка ярдәм итү өчен киләләр.

«Безне мохтаҗларга һәм катлаулы тормыш ситуациясенә эләккәннәргә ярдәм итәбез дигән уй җылытты. Бик бердәм команда барлыкка килде. Мин үземне патриот дип саныйм һәм моны эш белән расларга теләдем, шуңа күрә бу гуманитар миссиягә киттем», – дип ассызыклады волонтерларның берсе Святослав Ефимов.

Ул мохтаҗларга ярдәм итүне дәвам итү өчен гуманитар миссиянең тагын берничә сменасына калырга әзер, ләкин өйгә кайтырга вакыт җиткән иде. Ефимов «Курский рубеж»га соңгы сәфәре булмавына ышана.

Татарстан делегациясе башлыгы итеп Казан югары уку йортларының берсендә укытучы Илнар Фәйзрахманов билгеләнде. Ул Курск өлкәсендә ватандашларының проблемаларыннан читтә кала алмады, һәм үз эшендәге тәнәфесен гуманитар миссиягә багышларга булды.

«Курск өлкәсендә кешеләр бәлагә юлыкты. Без барыбыз да аларга ярдәм итәргә телибез. Өйгә бары тик уңай хис-кичерешләр белән генә кайттык. Без шәһәрне торгызуга үз өлешләрен кертү өчен бөтен илдән кешеләр килүен күрдек», – диде Фәйзрахманов.

Барлык волонтерлар да #МЫВМЕСТЕ федераль программасы кысаларында яшәү, туклану һәм иминиятләштерү белән тәэмин ителгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, социаль җаваплы шәхес тәрбияләү, волонтерлык эшчәнлеге «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International