«За пределом» 16+ документаль фильмы — ул бер ялгыш борылышның тормышта барысын да сызып ташларга мөмкин булуы турындагы тарихлар. Биш егет, төрле шәһәр һәм гаиләләрдән, әмма финал бер — төрмә. Фильмда — курку, оят һәм соңга калып килгән аңлау, изоляциядәге тормыш турында ачыктан-ачык белдерүләр. Әнисенең тавышын ишетү хыяллары һәм башка сайлау ясарга мөмкин булган мизгелгә кире кайту теләге турында.
Татарстан хөкүмәте заказы буенча һәм Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Россия Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Пермь крае буенча Баш идарәсе ярдәмендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан төшерелгән картина наркотикларның законсыз әйләнешендә катнашкан өчен җәза үтәүче яшьләр, шулай ук аларның гаилә әгъзалары белән интервьюлар сериясеннән гыйбарәт. Фильмны эшләүдә профессиональ психологлар катнашкан.
«Безнең максат — уйланылмаган карарларның нәтиҗәләрен күрсәтү генә түгел, яшьләрне җинаять юлына этәрә торган социаль һәм психологик сәбәпләрне дә ачыклау. Бу фильмны тиз «җиңел акча» эзләүчеләргә һәм моның җәзасыз калачагына ышанганнарга һичшиксез карарга кирәк», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
«За пределом» фильмы ВК Видео платформасында тәкъдим ителгән: https://vkvideo.ru/video-71695567_456241492, моннан тыш, аны ТНВ телеканалында күрсәтү планлаштырыла.