Казанда Россия Халыклары бердәмлеге елына масштаблы күпмилләтле концерт белән старт бирәчәкләр

2026 елның 4 феврале, чәршәмбе

5 февральдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Россия Халыклары бердәмлеге елын ачу тантанасы була. «Россия – гаиләләр гаиләсе» бәйрәм программасы төрле милләт вәкилләрен, яшьләр лидерларын һәм республиканың дәрәҗәле кунакларын берләштерәчәк.

Концерт 14:30 да башлана. Чараның төп вакыйгасы Мәскәү һәм илнең төбәкләре белән турыдан-туры кушылу булачак, ул 15:00 сәгатькә планлаштырылган. Бу вакытта Татарстанның 20 кешедән торган делегациясе, тематик елның башлануы турында белдерү һәм милләтара тынычлыкны саклауда республиканың ролен ассызыклау өчен, бөтен ил белән элемтәгә чыгачак.

Тантаналы өлеш «Дружная семья — дружная Россия» җыры белән башланып китәчәк, аны милли костюмнар кигән артистлар белән 10 солист башкарачак. Рәсми блок кысаларында ведомстволар җитәкчеләрен сәламләү һәм Ассамблеяның яшьләр канатын һәм Татарстан Халыклары дуслыгы йортын бүләкләү планлаштырылган.

Чараның мәдәни палитрасы республиканың иң яхшы коллективлары чыгышларын үз эченә ала, алар арасында Татарстан Республикасы атказанган артисты Марсель Вәгыйзов башкаруында татар халык композицияләре; рус, чуаш, удмурт, мари, мордва һәм башкорт милли номерлары; халык уен коралларының уникаль яңгырашы: Алабуга мариларыннан алып «KAZAN» бию ансамбленең хореографик куелышларына кадәр.

Чараны Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь), Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Халыклары дуслыгы йорты оештыра. Проектның максатлары «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына туры килә.

Чарага керү мәҗбүри алдан теркәлү буенча гамәлгә ашырыла. Студентлар һәм кунаклар өчен Татарсатн Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының рәсми бергәлекләрендә булган аерым гариза формалары каралган.

Кунак-студентлар өчен:  https://forms.gle/sXJM9hUq6c7gMXSJ9

Кунаклар өчен: https://forms.gle/8AawWPtCMVrHa9x37

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International