Татарстан Республикасында Россия халыклары бердәмлеге елына яшьләр старты 5 февральдә Татарстан Халыклары дуслыгы йортында узды. Масштаблы вакыйга илнең төрле төбәкләре вәкилләрен берләштерде, диалог, мәдәни алмашу һәм гомумроссия кыйммәтләрен ныгыту мәйданчыгына әверелде.
Марафонда дәүләт эшлеклеләре, Россия Геройлары, күренекле спортчылар, шулай ук мәдәният һәм сәнгать вәкилләре катнашты. Программада «Россия» Милли үзәге мәйданчыгында илнең төрле халыклары вәкилләре чыгышлары, бию, спорт һәм иҗади мастер - класслар, күрсәтмә чыгышлар, кулинария мастер-класслары һәм дегустацияләр, интерактив экспозицияләр.
Бөтенроссия марафонын оештыручылар: «Знание» Россия җәмгыяте, РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, Росмолодёжь, «Россия» милли үзәге, Россия халыклары йорты, Россия милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык, милләтара мөнәсәбәтләр буенча РФ Президенты каршындагы Совет.
Чакырылган спикерлар арасында — РФ Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский, А. Я. Ваганова исемендәге Рус балеты академиясе ректоры, Россиянең халык артисты Николай Цискаридзе һәм башка күренекле җәмәгать эшлеклеләре.
Татарстан Республикасыннан Мәскәүдә узган чарада яшьләрнең 70 вәкиле — мәктәп укучылары, студентлар һәм төбәкнең актив яшьләре катнашты. Делегация составы «Знание» Россия җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге тарафыннан формалаштырылды.
Марафон кысаларында төп мәйданчыктан — «Россия» милли үзәгеннән — Россия Федерациясе субъектлары белән телемарафон узды, аларның һәрберсендә Россия халыклары бердәмлеге елы старты буенча төбәк программасы оештырылды.
Татарстан Республикасында Россия халыклары бердәмлеге елына яшьләр старты шулай ук 5 февральдә Татарстан Халыклары дуслыгы йортында узды. Чарада республикада яшәүче милли-мәдәни автономия яшьләренең 200дән артык вәкиле, Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе, яшьләр оешмалары, Дуслык клублары, шулай ук Татарстанда белем алучы чит ил студентлары ассоциацияләре активистлары катнашты.
«Бүген илдә зур вакыйга – Халыклар бердәмлеге елы башланды. Бөтен ил туры эфирга кушылды, Татарстан да читтә калмады. Бездә 200 гә якын милләт күп еллар тату яши, һәм, мөгаен, без бергә яхшы һәм игелекле яшәү үрнәге булып торабыз», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
Аның бәяләвенчә, яшьләр төбәкнең барлык мөһим иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни вакыйгаларында актив катнаша.
«Бездә бик күп чит ил студентлары укый, төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яши», – дип ассызыклады Кадыйров.
Республика яшьләр стартын оештыручылар Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Халыклары дуслыгы йорты һәм Татарстан Республикасы Студентлар лигасы.
Чара Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли-мәдәни автономияләре иҗади яшьләренең концерт программасы белән тантаналы чара форматында узды. Шул ук көнне республика шәһәрләрендә һәм районнарында #МЫРОССИЯ бөтенроссия онлайн-флешмобы старт алды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, марафон максатлары «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына туры килә.
