Яр Чаллы шәһәренең «Нур» яшьләр үзәгендә Россия халыклары бердәмлеге елын ачу уңаеннан «Хәрәкәттә-бәрәкәт» милли татар уены узды. Чара «Мизгел» милли мәдәният клубы инициативасы белән «Здоровый FLEX» иҗтимагый оешмасы белән берлектә яшьләр эшләре идарәсе ярдәмендә узды.
Уенның төп максаты студент яшьләрне татар милли традицияләренә тарту, шулай ук хәрәкәтчән һәм команда уеннары уздыру аша социаль-тискәре күренешләрне кисәтү булды, бу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
Программа кысаларында катнашучылар түбәндәге традицион милли сынауларда ярыштылар:
Татар эстафетасында Яр Чаллы шәһәренең 9 һөнәри һәм югары белем бирү оешмасыннан 100дән артык студент катнашты:
Ярышлар йомгаклары буенча беренче урынны Яр Чаллы политехник көллияте командасы алды. Икенче урынны Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы яулады. Өченче урынны Е. Н.Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте алды.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле призлар, калганнарга сертификатлар тапшырылды. СТУДПРОФ. РФ әзерләгән чаралардан өстәмә фотосурәтләр альбомда түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: vk.com/album-1207083_312531205.