Азат Кадыйров: «За пределом» документаль фильмы 10 көн эчендә 5 мең карау җыйган

2026 елның 10 феврале, сишәмбе

«Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы чыгарган «За пределом» документаль фильмы 10 көн эчендә ВК Видео мәйданчыгында 5 мең карау җыйган. Фильмда сөйләнгән һәр вакыйга – ул уйланырга һәм дөрес сайлау ясарга мәҗбүр итәр дип ышанам. Безнең максат – реаль тормышта мондый тарихлар азайганнан-азая барсын, ә фильм чыннан да кирәкле кешеләр арасында үз аудиториясен табуын дәвам итсен», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

Исегезгә төшерәбез, фильм Татарстан хөкүмәте заказы буенча һәм Россия Федераль җәзаларны үтәтү хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Россия Федераль җәзаларны үтәтү хезмәтенең Пермь крае буенча Баш идарәсе ярдәмендә төшерелгән. Ул җәза үтәүче яшь закладчылар, шулай ук аларның гаилә әгъзалары белән интервьюлар сериясеннән гыйбарәт. Фильмны эшләүдә профессиональ психологлар катнашкан.

«За пределом» фильмы ВК Видео платформасында тәкъдим ителгән: https://vkvideo.ru/video-71695567_456241492, моннан тыш, аны ТНВ телеканалында күрсәтү планлаштырыла.

Яшьләр арасында хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендәге проектларга ярдәм итү «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International