Айгөл Габдрахманова: «Сәләт әзер кадрларны сменага җәлеп итә» — Лаешта «Башҗитәкләр мәктәбе» һәм «Медиа мәктәбе» тәмамланды

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

31 гыйнвардан 2 февральгә кадәр Лаеш районының «Звездный» үзәге базасында «Сәләт» республика проектларының — «Башҗитәкләр мәктәбе» һәм «Медиа мәктәбе» республика проектларының күчмә сессияләре узды. Чаралар яшьләрнең потенциалын үстерүгә һәм һөнәри үзбилгеләнүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.

«Башҗитәкләр мәктәбе» —   «Сәләт» җәйге профильле сменаларын үткәрү өчен идарә командасын әзерләү проекты. 2026 елда 90нан артык булачак җитәкче белем алды. Программа квалификация күтәрүгә, идарә һәм коммуникатив компетенцияләрне үстерүгә, норматив-хокукый базаны үзләштерүгә, шулай ук сәләтле балалар һәм яшүсмерләрнең яңа буыны белән эшләү күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.

Мәктәпнең белем бирү моделе өч юнәлешне үз эченә ала: смена директоры, өлкән әйдаман һәм методист. Катнашучылар үз рольләренең функционалын, төп бурычларын  лекцияләр, тренинглар һәм гамәли кейслар аша өйрәнәләр. Булачак смена директорлары документлар әйләнеше, ата-аналар белән үзара хезмәттәшлек һәм нәтиҗәле аралашу мәсьәләләрен үзләштерәләр. Методистлар белем бирү программаларын проектлау һәм педагогик командалар сайлау алгоритмнары белән эшлиләр. Өлкән әйдаманнарны әзерләү мәдәни-спорт программасын оештыруга, әйдаманнар коллективы белән идарә итүгә, педагогик ситуацияләрне хәл итүгә, отряд эшчәнлеген планлаштыруга һәм ата-аналар белән үзара хезмәттәшлеккә юнәлтелгән. Укытуның аерым блогы куркынычсызлык мәсьәләләренә багышланган.

«Безнең өчен «Сәләт» профильле сменаларында балалар өчен уңайлы ял итү һәм үз сәләтләрен үстерү өчен барлык кирәкле шартлар булдырылуы мөһим», — дип ассызыклады «Сәләт» үзәгенең Белем бирү һәм мәгариф технологияләре белгече, «Башҗитәкләр мәктәбе»  программасы методисты Рания Габитова.

Проект балалар лагерьлары эшенә заманча идеяләр һәм технологияләрне гамәлгә кертүгә ярдәм итә һәм студентларга һәм яшь белгечләргә үзләренең иҗади һәм һөнәри потенциалын тормышка ашырырга ярдәм итә. Бу балалар өчен иҗади һәм фәнни-интеллектуаль сменалар кысаларында имин, бай һәм үсешле мохит булдырырга мөмкинлек бирә.

Күчмә сессия кысаларында шулай ук «Медиа мәктәбе» узды, аны 30 медиа-белгеч тәмамлады. Алар беренчеләрдән булып «Сәләт» профильле сменалары эшчәнлеген һәм проектның төп чараларын яктыртачак. Укуларда Татарстан Республикасының төрле районнары вәкилләре, шулай ук Мәскәү, Самара һәм Уфа яшьләре катнашты.

«Медиа мәктәбе» программасы медиа өлкәсендә гамәли күнекмәләр формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Катнашучылар өчен экспертлар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының Матбугат хезмәте белгече Анастасия Миронова, татар активисты һәм блогеры, «Тюбетей Daily» SMM-бүлеге җитәкчесе Ләйлә Лерон, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директорының социаль медиа буенча урынбасары Арсений Соколов, YARATAM табигый косметика брендын үстерү буенча белгеч, SMM-креатор һәм мобиль видеограф Адилә Миңнеярова, ТНВ телеканалы хәбәрчесе һәм Г. Кариев исемендәге театрның SMM-белгече Гөлназ Әхмәдиева, Татарстанда Беренчеләр Хәрәкәтенең PR-менеджеры һәм «Авито»ның Идел буе тышкы матбугат хезмәте белгече Дания Кашапова белән очрашулар һәм мастер-класслар узды.

«Елдан-ел республика медиа мәктәбе масштаблары киңәя бара. Быел медиа-пространство серләрен республиканың төрле районнарыннан һәм илнең төрле төбәкләреннән килгән яшьләр өйрәнде. Яшьләрнең медиага кушылуы сөендерә. Сәләтне бергә яктыртабыз!» — дип уртаклашты «Сәләт» медиа-үзәге җитәкчесе, «Медиа мәктәбе» республика проекты җитәкчесе Лилия Гатина.

Өч көн дәвамында катнашучылар медиа-өлкәнең төп инструментларын үзләштерделәр һәм белемнәрен практикада ныгыттылар. Катнашучылар сүзләренчә, иң зур кызыксынуны видеоконтент булдыру, текстлар язу һәм визуаль эффектлар белән эшләү дәресләре уяткан.

«Сәләт әзерлекле кадрларны сменага җәлеп итә. Сәләт –  ул мөмкинлекләр мохите. Бу мөмкинлекләрне тудыручылар – сез. Сәләтне яктыртучылар –  сез!» — дип билгеләп үтте рәсми ябылу тантанасында «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International