Татарстанлылар өчен «МолоТ» эшләүче яшьләр проектында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

Эшләүче яшьләр өчен «МолоТ» (Яшьләр хезмәте) проектының муниципальара һәм төбәк сайлап алу чараларында катнашуга гаризалар кабул итү рәсми рәвештә ачылды. Идел буе федераль округы проекты икътисадның реаль секторы предприятиеләренең 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь белгечләрен, шул исәптән яшь ата-аналарны да, федераль дәрәҗәдә танылу алу өчен үзләрен спортта, иҗади һәм интеллектуаль конкурсларда күрсәтергә чакыра.

Узган ел «Молот»ның округ финалы Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 420 катнашучыны җыйды. Сайлап алу чараларында округның 394 предприятиесеннән барлыгы 16 мең кеше катнашты. Катнашучылар һөнәри күнекмәләрендә, реаль икътисад үсешенә керткән өлешләрен күрсәтеп, шулай ук спорт һәм хәрби дисциплиналарда ярыштылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

«МолоТ» проектының яңа сезонын ачып, без Татарстанның эшче яшьләрен анда актив катнашырга һәм чираттагы мәртәбә үзләренең осталыкларын һәм талантларын югары дәрәҗәдә күрсәтергә чакырабыз. Хөрмәтле предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шулай ук яшь белгечләрегезнең инициативасын хуплавыгызны һәм аларга катнашуда ярдәм итүегезне сорыйбыз. Сезнең ярдәм — яшьләрнең потенциалын ачу һәм республиканың кадрлар резервын ныгыту өчен төп фактор. Әйдәгез бергәләп профессиональ үсеш һәм яңа җиңүләр өчен шартлар тудырыйк!» - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

Проект Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында гамәлгә ашырыла. Элегрәк ул «МолоТ»ның яшь талантларны мотивацияләү һәм иҗтимагый тануның көчле коралы буларак әһәмиятен билгеләп үткән иде.

Идел буе федераль округының иҗтимагый проектлар сайтында теркәлергә мөмкин: proektypfo.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International