Яшүсмерләр медиа эшләренең «Без срока давности: непокорённые» V Халыкара конкурсы старт ала

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

1 марттан 31 майга кадәр яшүсмерләр арасында  «Без срока давности: непокорённые» V Халыкара тарихи-документаль медиа эшләр конкурсы узачак. Конкурс Президент грантлары фонды ярдәмендә уздырыла һәм яшүсмерләрне Россиянең тарихи мирасын медиа иҗат ярдәмендә тикшерүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Оештыручылар Россия Федерациясе субъектларының яшьләр белән эшләү органнарына проектка мәгълүмати ярдәм күрсәтүләрен һәм катнашуга яшүсмерләрне һәм иҗат коллективларын җәлеп итүләрен сорап мөрәҗәгать итәләр.

Конкурс «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры китереп гамәлгә ашырыла, ул үсеп килүче буынның үз-үзен тормышка ашыруы, аларның иҗади потенциалын үстерү, гражданлык җаваплылыгы һәм патриотик тәрбия бирү өчен мөмкинлекләр тудыра.

Проект яшүсмерләргә нацист илбасарлары һәм аларның булышчылары тарафыннан кылынган геноцид фактларын өйрәнүгә ярдәм итүгә; 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакыйгалары һәм махсус хәрби операция тарихы турындагы хәтерне саклауга; патриотик караш һәм актив гражданлык позициясе формалаштыруга юнәлдерелгән.

Катнашу өчен дәгъвачы (яки коллектив) түбәндәгеләрне тәкъдим итәргә тиеш:

  1. Тарихи чыганакларны, кино һәм фотохрониканы мәҗбүри файдаланып, сайланган жанрда тарихи-документаль медиа эш. Эшнең геройлары СССР һәм Россия Федерациясе гражданнары вәкилләре булырга тиеш.
  2. Журналистика һәм кино иҗат итү өлкәсендә һәр катнашучының казанышларын күрсәтә торган портфолио.

Конкурс медиа эшләре түбәндәге рәсми сайтта кабул ителә: https://непокорённые.рф

Жюри составына танылган кинематографистлар керә. Жюри рәисе — кинорежиссер, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Грамматиков.

11-16 яшьлек иң яхшы эшләрнең авторлары «Бумеранг» балалар һәм яшүсмерләр иҗатының XXI Бөтенроссия ачык фестиваль-форумы «Тематик өстәмә гомуми үсеш программасында катнашу өчен «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәгенә бюджет юлламалары белән бүләкләнәчәк (2026 елның 10 сменасы, 2026 елның 9-29 сентябре).

Конкурска йомгак 2026 елның 1 июлендә ясалачак.

1 март көнне 10:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) конкурсның онлайн-презентациясе узачак. Теркәлү сылтама буенча мөмкин: https://forms.yandex.ru/u/698af7aef47e73e77df135f1

Барлык сораулар буенча конкурсны оештыручыларга телефон аша : +7 (495) 260-59-95 (доб. 2) яисә hello@forumbumerang.ru электрон почтасы аша мөрәҗәгать итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International