26 февральдә киң кинотеатр прокатына төп рольне яшь актер Глеб Калюжный башкарган «Малыш» нәфис фильмы — махсус хәрби операция вакыйгалары турында хәрби драма чыга. Картинаның премьерасы 25 февральдә Мәскәүнең «Каро 11 Октябрь» кинотеатрында узачак.
Картина камалышта булган Мариупольдән әнисен коткару өчен үз теләге белән Донецктан фронтка китә торган яшь егет турында сөйли. Музыкаль карьера турында хыялланган егет катлаулы әхлакый сайлау ясап һәм сугыш чоры шартларында үсеп, чын сугышчы булу юлын уза.
Фильмның режиссеры Андрей Симонов булды, ул элегрәк Россиядәмахсус хәрби операция турында «20/22» беренче нәфис фильм төшергән иде. Төп рольне Глеб Калюжный башкарды, ул төшерү тәмамланганнан соң ук Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына хезмәткә китте.
«Малыш» фильмы Кино фонды, Беренче канал һәм «Юг. Кино» контент-студиясе ярдәмендә төшерелгән һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проектының бурычларына җавап бирә, ул яшь буында гражданлык җаваплылыгы, патриотик кыйммәтләр һәм заманча мәдәни форматлар аша ил тарихына хөрмәт формалаштыруга юнәлдерелгән.
Картинаның төп героеның реаль прототибы бар — Донецк Халык Республикасының иң яшь ополченчыларының берсе, «Малыш» позывнойын алган Павел Черток.. 18 яшендә ул үз теләге белән фронтка китә, дистәләгән хәрби операцияләрдә катнаша, өч тапкыр яралана. 2024 елда Павел Черток «Меганом» иҗади индустрияләр академиясенең махсус хәрби операция турындагы патриотик документаль һәм уен медиаконтентын булдыруга юнәлдерелгән, шаһитларның шәхси тарихларына нигезләнгән #СВОёКИНО программасында катнашучы булды. Аның тарихы фильм сценариеның нигезенә салынган, ә Павел үзе авторларның берсе булган һәм картинада икенчел роль уйнаган.
«Павел — гаять көчле рухлы, ихлас һәм чын-чынлап формалашкан кеше. Аның белән аралашу һәм фильм өстендә эшләү миңа кыйммәтле тәҗрибә бирде һәм барган вакыйгаларны тирәнрәк аңларга ярдәм итте. Төшерүләрдән соң ук мин хезмәткә киттем, һәм бу юлның бөтен командада хуплау табуына шатмын», — дип билгеләде төп рольне башкаручы Глеб Калюжный.
Фильмны төшерү Донецкта, Мариупольдә һәм Кырым Республикасында узды. Финал күренешләре «Юг.Кино» контент-студиясе павильоннарында төшерелде.
Картинаның төп саундтрекларының берсе «Высота» җыры, аның авторы һәм башкаручысы «Таврида. АРТ» лейблы артисты Сергей Нихаенко. Композиция автобиографик характерда: 2022 елда Луганск Халык Республикасы музыканты да үз теләге белән фронтка китә, ә җырда телгә алынган «Высота» — аның бүлекчәсенең сугышчан позицияләренең чын исеме.
«Малыш» фильмы — гаиләгә һәм Ватанга мәхәббәт тормыш кыйммәтенә әверелгән яшь буынның сайлавы, бурычы һәм рухи көче турында гадел һәм эмоциональ хикәя.