16 февральдә шагыйрьнең 120 еллыгына һәм Татарстан Республикасы Студентлар лигасының 30 еллыгына багышланган «Җәлил» спектакле күрсәтеләчәк

2026 елның 13 феврале, җомга

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә «Җәлил» театральләштерелгән куелышы күрсәтеләчәк. Чара татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга, шулай ук Татарстан Республикасы Студентлар лигасының 30 еллыгына багышлана.

Спектакль Муса Җәлилнең үлемсез батырлыгы, аның иҗат юлы һәм фашизмга каршы сыгылмас көрәше турында сөйли. Драматургия, музыка һәм пластик чишелеш аша спектакль шагыйрьнең эчке дөньясын, аның ышану көчен һәм Ватанга тугрылыгын ача.

Быел Казан XXXIII Бөтенроссия «Россия Студентлар язы» фестивален кабул итте, анда Татарстан Республикасы делегациясе, гомумкоманда зачетында Гран-при яулап, югары дәрәҗәдәге осталык күрсәтте. «Җәлил» спектакле республиканың иҗади уңышының бер өлеше булды һәм фестиваль экспертлардан югары бәя алды.

Куелышта Татарстанның алдынгы югары уку йортлары студентлары катнаша, алар арасында Казан федераль университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты, Казан дәүләт аграр университеты бар.

Спектакльнең музыкаль тәэмин ителеше дирижер Айдар Ниязов җитәкчелегендәге милли музыка оркестры башкаруында яңгыраячак.

«Безнең өчен тамашачының Җәлил тарихын сүзләр белән генә түгел, музыка белән дә ишетүе мөһим — музыка биредә спектакльнең аерым тавышына әверелә. Бу һәр күренешнең хисләрен һәм мәгънәсен көчәйтә торган җанлы яңгыраш», — дип билгеләп үтте Айдар Ниязов.

Татарстан Рпеспубликасы Студентлар лигасы президенты Шамил Якупов вакыйганың әһәмиятен ассызыклады: «Безнең өчен бу куелыш — үзенчәлекле. Без иҗади эшне генә түгел, ә Татарстанга «Россия Студентлар язы»нда призлы урын алып килгән спектакльне тәкъдим итәбез. Бу студентларның һәм экспертларның гаять зур хезмәте нәтиҗәсе. Студентлар лигасының 30 еллыгында без бу уңышны Казан халкы һәм кунаклары белән республиканың төп театр сәхнәсендә уртаклашабыз».

«Җәлил» спектаклен күрсәтү дәүләт яшьләр сәясәте кысаларында гамәлгә ашырыла һәм яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга, студентларның инициативаларын хуплауга һәм тарихи хәтерне саклауга юнәлдерелгән «Яшьләр һәм балалар» федераль илкүләм проекты максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International