Казанда илдә иң әһәмиятле вакыйгаларының берсе — «Россия чаңгы юлы-2026» 44 нче Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышы узды. Чара ел саен физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән «Россия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә, шулай ук «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
Быел Казанда «Россия чаңгы юлы» чарасын үткәрүнең үзәк мәйданчыгы «Локомотив» стадионы булды. Биредә профессиональ спортчылар йөгерешләре, «Безнең ишегалды чемпионнары» эстафетасы, ветераннар һәм җитәкчеләр йөгерешләре, шулай ук Татарстан Республикасының «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең 100 еллыгына багышланган махсус йөгереш узды. Төп сәхнәдә тантаналы ачылыш булды, шуннан соң 2 километрлы йөгерешкә старт бирелде.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров республика җитәкчеләре арасында ярышта өченче урынны алды. Ул билгеләп үткәнчә, Казанда мондый чаралар һәрвакыт югары дәрәҗәдә уза һәм төрле яшьтәге кешеләрне спорт белән шөгыльләнергә этәрә.
