15 февральдә Татарстанда Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган истәлекле чаралар узачак. Үзәк вакыйга 10:00 сәгатьтә башлана торган «Сугыштан соң» дип аталган митинг һәм сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булачак.
Быел ил совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгаруның 37 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу көннәрдә бөтен республикада батырлык дәресләре, ветераннар белән очрашулар һәм патриотик акцияләр уза. Истәлекле көн алдыннан Казан милли тикшеренү технология университетында «Илшат Гәрәйхановның соңгы сугышы» фильмы күрсәтелде, ә Яшел Үзән районында «Солдат сугышны сайламый» музыкаль конкурсы узды.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Владислав Усанов: «Узган 37 ел эчендә хәрби хәрәкәтләрдә иң яшь катнашучылар 55 яшь чиген уздылар инде. Бүген безнең бурычыбыз — XXI гасыр яшьләре өчен остаз булу. Без аларга солдатларыбызның батырлыклары турындагы истәлекне генә түгел, Ватанны сакларга әзерлекне дә җиткерергә тиешбез. Шунысы куанычлы, республикада бу эш актив алып барыла: һәлак булган сугышчыларның балалары өчен «Аврора — Яшь спецназчы» лагереннан алып республика спартакиадаларына һәм махсус хәрби операция ветераннары белән очрашуларга кадәр. Без үз тарихыбызны истә тотарга һәм Ватан өчен гомерләрен биргәннәрне хөрмәт итәргә тиеш».
Истәлекле чараларда 15 февральдә Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре һәм махсус хәрби оперция ветераннары, һәлак булганнарның гаилә әгъзалары, «Юнармия», «Яшь Гвардия» һәм Татарстан башкаласының волонтерлык берләшмәләре активистлары катнашачак.
Әйтергә кирәк, патриотизм тәрбияләү «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.