Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале старт алды. Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында барлык фестиваль чараларының төп темасы Ватанны саклаучылар батырлыгы булачак. Һәр коллектив әлеге темага багышланган ким дигәндә бер сәнгать номеры тәкъдим итәчәк.
«Иҗат белән мавыккан балалар үзләренең сәләтләрен шәһәр һәм район этапларында күрсәтәчәкләр. Жюри тарафыннан югары бәя алучылар зона турларында катнашачак. Ә инде җиңүчеләр Казанда 11-16 апрельдә УНИКСта узачак суперфиналда катнашачак.
Конкурс марафоны 23 апрельдә Пирамидада зур гала-концерт белән тәмамланачак, анда тантаналы шартларда фестиваль номинацияләрендә җиңүчеләр һәм «Хореография» һәм «Вокал» номинацияләрендә ике Гран-при ияләре исемнәре игълан ителәчәк.
Гомумән алганда, бу сезонга «вокал», «хореография» һәм «конферанс» номинацияләрендә 2,5 меңнән артык иҗади номер әзерләнгән. Без яшь талантларны «Созвездие – Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенә актив кушылырга һәм Татарстанның зур мәдәни вакыйгасының бер өлеше булырга чакырабыз. Исегезгә төшерәм, мондый чараларны үткәрү «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
Әзерлек чорында берничә ай дәвамында республика муниципаль районнарының зур һәм кечкенә шәһәрләрендә яшь артистлар һәм аларның педагоглары өчен Россиянең һәм Татарстанның әйдәп баручы педагогларыннан, мәдәният һәм сәнгатьнең танылган эшлеклеләреннән хореография, вокал, сәхнә сөйләме һәм сәнгать образы тудыру буенча түгәрәк өстәлләр, консультацияләр һәм мастер-класслар уза. Алар арасында: РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, Татарстан һәм Кырым республикаларының атказанган сәнгать эшлеклесе һәм «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов; РФ атказанган артисты, ТР халык артисты, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова; Татарстан һәм Кырым Республикаларының атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясенең сәнгать җитәкчесе Дмитрий Платонов; ТР атказанган артисты, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты Алиса Мамина; ТР атказанган мәдәният хезмәткәрләре, «Дорога из города» бию театры җитәкчеләре, «Созвездие-Йолдызлык» театры балетмейстерлары Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар.
Барлыгы ун зона этабы планлаштырыла аларның беренчесе 27 февральдә Әлмәт шәһәрендә узачак. Аннан соң: Сарман авылында – 3-4 март; Әгерҗе шәһәрендә – 10-11 март; Яр Чаллы шәһәрендә – 13-15 март; Аксубай шәһәр тибындагы поселогында - 18-19 март; Лаеш шәһәрендә – 21-22 март; Кукмара шәһәрендә – 24-26 март, Апас шәһәр тибындагы поселогында– 28-29 март; Яшел Үзән шәһәрендә – 31 март-1 апрель.
«Фестивальнең яшь артистларына һәм аларның педагогларына ел саен күрсәтелә торган кайгырту безнең республика коллективларын үстерергә һәм яхшырак итәргә ярдәм итә. Мин үзем бу фестивальдә үстем. Беренче тапкыр фестиваль сәхнәсенә җиде яшемдә бию коллективы составында чыктым, ә 17 яшемдә үземнең коллективны оештырдым, ул хәзер һәрвакыт «Созвездия-Йолдыздык» лауреаты була», – ди Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, 2025 елда Гран-При алган «Фристайл» заманча бию студиясенең (Әлмәт шәһәре) сәнгать җитәкчесе Максим Апраксин.
Фестивальнең үсеш динамикасы таң калдыра: 2000 елда 50ләп кеше катнашында старт алып, ул «Созвездие-Йолдызлык» масштаблы фестиваль хәрәкәтенә, республиканың бренд проектына әверелде, «күпмилләтле Татарстанның милли проекты» статусын алды. Чирек гасыр эчендә аның аша Татарстанның барлык почмакларыннан 1,5 миллионнан артык бала һәм яшүсмер узган, ә соңгы елларда Россиянең башка төбәкләреннән катнашучылар кушылган. Бүген «Созвездие-Йолдызлык» яшь талантларның иҗади конкурсы гына түгел, ә гражданлык һәм патриотизм мәктәбе дә ул. Хәрәкәттә катнашучылар ел саен мәктәпләрдә, госпитальләрдә, хастаханәләрдә чыгыш ясыйлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен концертлар бирәләр һәм хәйрия акцияләре үткәрәләр, шәһәр һәм республика чараларында катнашалар. Буыннар алмашынуын хуплап, 25 ел эшләү дәверендә фестиваль республиканың яшь иҗади кадрлары өчен чын мәктәпкә һәм карьера баскычына әверелде, «Фестиваль — яшәү урынына карамастан, талантларны ачу платформасы. Инде күп еллар дәвамында без аның үсеп килүче тәрбияләнүчеләренең, остазлары кулыннан иҗади эстафетаны алып, профессионаллар һәм яшьләр остазлары булып китүләрен күзәтәбез», — дип ассызыклый проект авторы һәм «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры, Россия Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Татарстан һәм Кырым Республикаларының атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов.
Ел саен үткәрелә торган «Созвездие – Йолдызлык» Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә. 2016 елда «Созвездие-Йолдызлык» проекты оешманың максатларына һәм бурычларына җавап бирә торган уникаль фестиваль хәрәкәте буларак ЮНЕСКО эшләре буенча Россия комиссиясе эгидасына лаек булды. Татарстан фестивале мондый югары бәягә лаек булган беренче яшьләр проекты булып тора һәм хәзерге вакытта ЮНЕСКО химаясендә үткәрелә.