«Яшьләр һәм балалар» милли проекты яшьләр өчен яңа мөмкинлекләр ача

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

«Росмолодёжь. Гранты» конкурсы башланды. 35 яшькә кадәрге яшьләр үз проектлары турында сөйли һәм аны гамәлгә ашыру өчен 1,5 млн сумга кадәр акча алачак. Конкурсның максаты – яшьләрне иҗатка һәм иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итү, ил файдасына идеяләрне һәм потенциалны тормышка ашырырга ярдәм итү. 2025 елда конкурс Россиянең 89 төбәген колачлады. Беренче тапкыр Абхазия Республикасыннан катнашучылар кушылды. 30 меңгә якын гариза бирелгән, 3 меңнән артык инициатива хуплау алган. Инициатива – «Яшьләр һәм балалар» милли проектының бер өлеше, ул яшьләрнең белем алуы, үсеше һәм үз-үзен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыруга юнәлдерелгән.

2026 елда илкүләм проект буенча дөнья дәрәҗәсендәге мәктәпләр һәм кампуслар төзү, алдынгы инженерлык мәктәпләрен һәм балаларга өстәмә белем бирү үзәкләрен үстерү, яшьләр киңлекләрен булдыру һәм эре фестивальләр оештыру дәвам итә.

Инициативалар арасында  –  «Профессионалитет» программасы. Программа икътисадның 24 тармагын үз эченә ала һәм 1500дән артык белем бирү оешмасын алдынгы компанияләр һәм дәүләт корпорацияләре белән берләштерә. Мондый партнерлык студентларга уку вакытында ук булачак эш бирүченең корпоратив культурасы белән танышырга, производствода практика узарга һәм диплом алганнан соң җиңел эшкә урнашырга мөмкинлек бирә. 2025 елда «Профессионалитет» программаларына 1 миллионнан артык гариза бирелгән. Уку йортларына 284,6 мең кеше кабул ителгән. Федпроект көллиятләрендә барлыгы 1,8 млн студент белем ала.

Югары уку йортлары студентлары өчен дә милли проект яңа мөмкинлекләр ача: дөньякүләм дәрәҗәдәге университет кампуслары булдыру дәвам итә, алдынгы инженерлык мәктәпләре һәм яшьләр лабораторияләре булдырыла. Алдынгы инженерлык мәктәпләрендә теоретик белем һәм практик күнекмәләр алуны студентларның реаль фәнни-тикшеренү проектларында катнашуы белән берләштерә торган уникаль белем бирү мохите булдырылган. Бүген илнең 23 төбәгендә 50 алдынгы инженерлык мәктәпләре киң тармаклар өчен белгечләр әзерли, алар арасында: транспорт, приборлар төзү, архитектура, химия, ясалма интеллект, биотехнологияләр, машина төзелеше, ракета-космик техника, атом энергетикасы, медицина һәм мәгълүмати технологияләр. Алдынгы инженерлык мәктәпләре эшләгән чорда студентларга әйдәп баручы югары технологияле компанияләрдә стажировкалар өчен 1,5 мең грант бирелгән, 11,4 меңнән артык укытучы һәм идарәче квалификация күтәрү курсларын тәмамлаган, 11 меңгә якын инженер өстәмә белем алган.

Аерым юнәлеш –  «Яшьләр өчен төбәк» программасы. Әлеге программа буенча – илкүләм проектның бер өлеше буенча – яшьләр үзәкләре төзелә. Бу яшьләр бушлай иҗат, спорт, волонтерлык белән шөгыльләнә, шулай ук социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыра ала торган киңлекләр. Үзәкләрдә конференция үткәрергә яки мастер-класслар оештырырга, подкаст яздырырга яки профессиональ студиядә ролик төшерергә, фикердәшләр табарга һәм грант конкурсы өчен проект эшләргә мөмкин. Дүрт ел эчендә 170тән артык шундый киңлек оештырылган, шул исәптән кече шәһәрләрдә һәм авыл җирлекләрендә. 2030 елга аларның саны 500дән артып китәчәк.

Бу һәм башка дистәләгән мөмкинлекләр турында 16 февральдә старт алган реклама кампаниясе сөйли. Ул үз эченә ТВ, радио реклама роликларын, интернетта реклама һәм тышкы рекламаны ала. Милли проектлар. РФ сайтында «Мөмкинлекләр навигаторы» махсус тесты булдырылган, аны узгач кулланучы үзенәярдәм итә ала торган конкрет чаралар турында белә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International