«Батырлар. Герои Татарстана» фестивале яшьләргә патриотик тәрбия бирү инициативаларын тәкъдим итте

2026 елның 20 феврале, җомга

«Батырлар. Герои Татарстана» проектын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр. Инициативаларның шактый өлеше республикада патриотик тәрбия системасын үстерүгә, яшьләрне җәлеп итүгә һәм имин һәм иҗади яшьләр мохитен булдыруга юнәлдерелгән.

Исегезгә төшерәбез, «Батырлар. Герои Татарстана» узган елның июлендә Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән эшләтеп җибәрелгән иде һәм «Геройлар вакыты» федераль проектының төбәк аналогына әверелде. Махсус хәрби операция ветераннарын граждан тормышына яраклаштыру һәм аларның тәҗрибәсен, лидерлык потенциалын һәм мотивациясен дәүләт һәм муниципаль идарә системасында, шул исәптән яшьләр сәясәте өлкәсендә файдалану төп максат булды.

Программаны Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе гамәлгә ашырды. Катнашучылар конкурс нигезендә сайлап алу һәм 500 академик сәгатьтән артык күләмдә һөнәри әзерлек үттеләр, аңа көндезге уку, хакимият органнарында һәм учреждениеләрдә стажировка үтү, шулай ук Татарстан Республикасы җитәкчеләре арасыннан остазлар белән эшләү керә.

Барлыгы 10 проект әзерләнгән, аларның бер өлеше – төркемнеке. Инициативалар профильле министрлыклар һәм ведомстволар катнашында эшләнде һәм актуаль социаль бурычларны хәл итүгә юнәлдерелде, шул исәптән яшьләр арасында да.

Яшьләргә хәрби-спорт һәм патриотик тәрбия бирү өлкәсендәге проектларга аерым игътибар бирелде. Республиканың муниципаль районнарында махсус хәрби операция ветераннары инструкторлар сыйфатында хәрби-спорт әзерлегенең бердәм системасын булдыру проекты тәкъдим ителде. Пилот үзәкләрен эшләтеп җибәрү, алга таба практиканы бөтен республика буенча тиражлау планлаштырыла.

Кече авыл җирлекләрендә яшьләр белән эшләү проектлары аерым юнәлешкә әверелде. Алар 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр өчен уңайлы спорт инфраструктурасы булдыруны күздә тота, бу физик үсеш буенча эшне көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук ирекле дружиначыларның волонтерлык үзәген формалаштыруны, махсус хәрби операция ветераннарын тернәкләндерү коралы буларак спортны куллану буенча проектларны, шулай ук территориаль планлаштыру һәм авыл территорияләрен үстерү өлкәсендәге цифрлы карарларны күздә тоткан иҗтимагый иминлек өлкәсендәге инициативалар тәкъдим ителде.

Проектлар буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров катнашты, ул катнашучыларга берничә киңәш бирде һәм инициативаларны яшьләрнең реаль сорауларына юнәлтүнең мөһимлеген ассызыклады.

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән инициативаларны югары бәяләде һәм аларны алга таба гамәлгә ашыруны хуплады, махсус хәрби операция ветераннарының үсеп килүче буын белән эшләүдә һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуда катнашуының әһәмиятен билгеләп үтте.

Әйтергә кирәк,«Батырлар. Герои Татарстана» программасында катнашучылар өчен укыту яңа һөнәри юлга старт бирде инде: 15 укучы шәһәр һәм авыл Советлары депутаты итеп сайланды, бер катнашучы авыл җирлеге администрациясен җитәкләде, тагын берничә кандидат хакимият һәм муниципаль идарә органнарындагы вазифаларга билгеләнү өчен карала.

Патриотик тәрбия «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International