Ел саен үткәрелә торган «Созвездие – Йолдызлык» XXVI ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең беренче зона этабы старт алды. Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси патронажы астында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында оешманың максатларына һәм бурычларына җавап бирә торган уникаль фестиваль хәрәкәте буларак уза. Татарстан фестивале мондый югары бәягә лаек булган беренче яшьләр проекты.
Ел әйләнәсе үткәрелә торган проект республика яшьләренә, яшәү урыны һәм һөнәри тәҗрибәсенә карамастан, иҗади юнәлештә үз-үзләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә, бу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә. Татарстанда республика рәисе Р. Н. Миңнеханов игълан иткән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында барлык фестиваль чараларының төп темасы Ватанны саклаучыларның батырлыклары булачак.
Беренче зона этабында Татарстанның алты районыннан һәм шәһәреннән: Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазыдан 1800 дән артык кеше катнашачак. Жюри әгъзаларына «Хореография», «Вокал», «Конферанс» номинацияләрендә якынча 350 номер карарга туры киләчәк.
Чараны рәсми ачу тантанасында Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге, мәдәният һәм сәнгать өлкәсе һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Залда утыручыларга сәламләү сүзендә Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эш буенча урынбасары Фәнис Мортазин булган хәлләрнең мөһимлеген ассызыклады һәм республиканың әһәмиятле фестивалендә катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
Фестивальнең озын юлы һәм барлык чараларның тирән эчтәлеге турындаРоссия Федерациясенең халык артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе лауреаты, Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина:
«Созвездие-Йолдызлык» фестивале инде 26 ел үзенең югары дәрәҗәсен күрсәтә. Бу безнең горурлыгыбыз, Татарстанның йөзе. Мондый катлаулы вакытта фестиваль республика балаларын һәм яшьләрен тәрбияләү белән шөгыльләнә!», - диде ул.
Сәламләү эстафетасын Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясе лауреаты, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Гран-при иясе, «Татнефть» Хәйрия фондының «Каракүз» мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерү программасы җитәкчесе Максим Апраксин дәвам итте. Ул инде 26 ел буена фестиваль белән кулга-кул тотынышып йөри. Башта ул хореография коллективының катнашучысы, аннары җитәкчесе була, ә бу сезонда жюри әгъзасы була.
«Созвездие-Йолдызлык» - һәр катнашучы турында беренче көннәрдән үк кайгырта торган бердәнбер фестиваль. Ел саен ул яшь артистларга гына түгел, жюри әгъзаларына, тамашачыларга, конкурсларны оештыручыларга да онытылмаслык хисләр бүләк итә», - дип билгеләп үтте ул һәм чыгыш ясаучыларга үзләренең сәләтләрен, белемнәрен һәм осталыкларын мөмкин кадәр ачарга ярдәм итә торган сәхнәнең искиткеч техник нигезләнүенә игътибар итте.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган артисты, Россиянең Мактаулы остазы, проект авторы һәм «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов «күпмилләтле Татарстанның милли проекты» яшәвен һәм үсешен дәвам иттерүче кешеләргә - Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Республикасының Беренче Президентына, ә хәзер Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка рәхмәт белдерде. Дмитрий Туманов Рөстәм Миңнехановның сүзләрен җиткерде: «Безнең фестиваль республиканың барлык балаларын һәм яшьләрен колачлый, ул һәр шәһәргә, һәр поселокка һәм авылга барып җитә».
Шулай ук Минтимер Шәймиев сүзләре: «Татарстан өстендә күк йөзе чиста, чөнки аны республика балалары үз талантлары белән яктырта».
«Бу «Йолдызлык» аша трансляцияләнә торган ата-аналар, әбиләр, бабайлар, бөтен республиканың мәхәббәт нуры сезнең йөрәкләрдә яши. Егерме алтынчы фестиваль сезоны йолдызларның яңа буыннарын берләштерә. Алар барысы да – сәнгатьтә һәм иҗатта гына түгел, сугыш кырында да Бөек җиңүләрнең варислары. Бүген дә сугышчыларыбыз фронтта җиңү яулыйлар, мәдәниятебезне, данлы традицияләребезне, бәхетле балачакка хокукыбызны яклыйлар. Россия Федерациясенең нефть башкаласы Әлмәт шәһәрендә яңа фестиваль сезонын башлап, без республика халкына яктылык һәм шатлык китереп кенә калмыйча, барлык геройларыбыз исән - сау өйләренә кайтсын дип дога кылачакбыз», - диде Дмитрий Туманов чыгышын тәмамлап.
Фестивальнең оештыручылары тарафыннан балалар талантларын яратучылар өчен турыдан-туры трансляцияләр каралган, алар ел саен фестиваль сезонына 450 меңнән артык тамашачыны җыя.
Әлмәт шәһәрендә сайлап алу турлары һәм гала-концерт трансляциясенә сылтамалар:
27 февраль, Әлмәт районы https://vkvideo.ru/video-767579_456240758?sh=4
28 февраль, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск районнары
https://vkvideo.ru/video-767579_456240759?sh=4
1 март, Баулы һәм Ютазы районнары
https://vkvideo.ru/video-767579_456240760?sh=4
ГАЛА-КОНЦЕРТ
https://vkvideo.ru/video-767579_456240761?sh=4
Фестиваль Татарстан «Созвездие - Йолдызлык» республика фестиваль хәрәкәтенә ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Совет катнашында.Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Яңа Гасыр «телерадиокомпаниясе», «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе», «АРТИАС» иҗат хезмәткәрләре берләшмәсе «Казан шәһәр иҗтимагый оешмасы, республиканың Төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган.