Татарстан Ресубликасы Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстанда «СценАрт» Республика сценаристлар конкурсының өченче сезонының гариза кампаниясе башланды, ул 30 мартка кадәр дәвам итәчәк. Анда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь, тәҗрибәле һәм профессиональ сценаристлар, шулай ук гуманитар юнәлешләр студентлары һәм чыгарылыш укучылары катнаша ала. 2026 елда проект төбәкара дәрәҗәгә чыга, шуңа күрә катнашуга Идел буе федераль округының барлык төбәкләре вәкилләре чакырылган.
Проект «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау чаралары кысаларында уздырыла. Мондый профилактик чараларны үткәрү «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Сайлап алу йомгаклары буенча катнашучылар «Идел» яшьләр үзәгендә экспертлар белән өч көнлек көндезге укулар узачаклар, анда сценарий осталыгы нигезләрен үзләштерәчәкләр һәм яшьләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау мәсьәләләрен өйрәнәчәкләр. Белем бирү этабыннан соң конкурсантлар үз сценарийларын әзерләячәкләр, алар эксперт бергәлеге тарафыннан бәяләнәчәк. Катнашучыларга социаль әһәмияткә ия темаларга театраль куелыш сценарийлары төзергә кирәк, алар арасында цифрлы куркынычсызлык, интернет-мошенниклыкка каршы тору, буллингны кисәтү, традицион кыйммәтләрне саклау һәм толерантлы аралашу культурасын формалаштыру. Җиңүчеләрне бүләкләү 30 апрельдә Казанда узачак.
Иң яхшы эшләр «ПрофилАрт» фестиваленең киләсе этабы кысаларында республиканың иҗат коллективлары тарафыннан театраль куелышлар өчен нигез булачак. Җиңүчеләрнең сценарийлары мотивлары буенча куркынычсызлык мәсьәләләренә багышланган комикслар һәм мәгълүмати материаллар булдыру планлаштырыла.
Проект 2024 елдан гамәлгә ашырыла һәм ел саен аудиториясен киңәйтә. 2025 елда конкурска Татарстанның 17 муниципаль берәмлегеннән 164 гариза килгән, катнашучылар мәгълүмати һәм психологик куркынычсызлык мәсьәләләренә багышланган 70 сценарий әзерләгән. Проект йомгаклары буенча төзелгән материаллар бөтен республика буенча яшьләр белән мәгърифәтчелек эшендә кулланыла.
«СценАрт» конкурсы иҗади яшьләрне, театр сәнгате экспертларын һәм деструктив күренешләрне профилактикалау өлкәсендә белгечләрне берләштерә, актуаль социаль темалар заманча театр һәм драматургия теле аша аңлатыла торган пространство булдыра.
Гаризаны 30 мартка кадәр түбәндәге сайтта бирергә мөмкин: https://atmrt.ru/profeelart