«Сәләтле җәй – 2026» җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә гаризалар кабул ителә башлады

2026 елның 4 марты, чәршәмбе

«Сәләтле җәй - 2026» җәйге сәламәтләндерү кампаниясе гаризалар кабул итә. Быел «Сәләт»нең 24 сменасында 3500дән артык бала ял итәр дип көтелә.

«Сәләтле җәй» –  сәләтле балаларның һәм талантлы яшьләрнең җәйге сәламәтләндерү ялын оештыру белән шөгыльләнә торган Сәләт үзәге. Биредә яшьләр вакытларын күңелле генә түгел, барыннан да элек файдалы да үткәрәчәк.

Быел Сәләт сменасында катнашырга теләүчеләр үз гаризаларын яңа платформа аша җибәрә алачак:  selet.biz.ru сайтында алар үзләренә ошаган юнәлешне сайлый алачак. Гаризаны җибәрү тәртибе бик гади: сайтка кереп, бала һәм аның барлык казанышлары турында барлык кирәкле мәгълүматларны тутырырга һәм ул барырга теләгән сменага гариза җибәрергә кирәк. Традиция буенча аларда 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге сәләтле, күп өлкәләрдә уңышларга ирешкән һәм портфолио нигезендә сайлап алынган балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала.

«Сәләтле җәй - 2026» кампаниясе кысаларында гадәттәгечә профильле сменалар, «Болгар –Туган тел» төбәкара палатка сменасы һәм «Сәләт» XV Халыкара яшьләр мәгариф форумы планлаштырылган. Быел «Сәләт» нең 24 сменасында 3500дән артык бала ял итәр дип көтелә. Һәр сменаның үз юнәлеше, махсус әзерләнгән белем бирү программасы, шулай ук иҗади һәм спорт чаралары бар. «Сәләт» XV Халыкара яшьләр мәгариф форумы кысаларында төрле юнәлешләр һәм профильләр буенча өч смена узачак. Мәгариф, мәдәни һәм спорт программаларын үткәрү планлаштырыла. Форумда катнашучылар белән Татарстан һәм Россиянең әйдәп баручы белгечләре, музыкантлары, артистлары үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла торган яшьләр проекты Татарстан Республикасы районнарыннан 14 000 сәләтле баланы, остазларны, Россиянең башка төбәкләрдән һәм чит илләрдән килгән ватандашларны берләштерәчәк. Шулай ук халкыбыз тарихын өйрәнүгә, туган телне саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән чаралар да үткәреләчәк.

«Сәләтле җәй» җәйге кампаниясенә әзерлекле кадрлар җәлеп ителәчәк. Сәләт бу эшне ел әйләнәсе алып бара. Кадрлар әзерләү максатында «Әйдаманнар мәктәбе» әйдаманлык осталыгы мәктәбе, «Башҗитәкләр мәктәбе» җитәкчеләре һәм «Укытучылар мәктәбе», шулай ук «Медиа мәктәп» СММ-белгечләр әзерләү мәктәбе үткәрелә, аларның эшчәнлегендә 700 дән артык кеше катнаша.

Аланнарда һәм Сәләт проектларында катнашырга теләүче әйдаманнар өчен махсус онлайн һәм офлайн-дәресләр оештырылды. Сменалар өчен сыйфатлы программаны оештыру көздән үк башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International