Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 8-10 март көннәрендә Казан-1 тимер юл вокзалында, аннары 11-14 март көннәрендә Яр Чаллыда «Җиңү поезды» уникаль күчмә музее эшләячәк. Бу хәрәкәт итүче поездда урнаштырылган Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында дөньяда беренче иммерсив күргәзмә.
«Татарстан өчен «Җиңү поезды»ның килүе һәрвакыт мөһим вакыйга. Бу уникаль проект инде ничәнче ел буыннарны берләштерә һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә ярдәм итеп, ихлас күңелдән кайтаваз уята. Экспозициянең заманча форматы ярдәмендә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында ишетергә генә түгел, ә тарихка кагылырга һәм аны яңа форматта күрергә мөмкин», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
Проект Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы һәм Россия тимер юллары ярдәмендә «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан гамәлгә ашырыла, ул «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
«Җиңү поезды» ун тематик вагоннан тора, аларның һәрберсе Бөек Ватан сугышының аерым вакыйгаларына багышланган. Экспозиция тарихи чынбарлыкны заманча технологияләр: өстәмә чынбарлык, күләмле тавыш, театраль яктырту һәм мультимедиа өслекләре ярдәмендә торгыза. Экспозициянең яшь чикләве 12+.
Барлык эпизодлар яшь кыз Лидия тарихы белән берләштерелгән, ул килүчеләр белән бергә сугыш алды елларыннан авыр сугыш еллары аша Бөек Җиңүгә һәм өйгә кайтуга юл уза. Төп героиняның тавышы Россия Федерациясенең атказанган артисты Екатерина Гусеваныкы.
2020 елның октябреннән «Җиңү поезды» 257 мең километрдан артык юл үтте, Россиянең 245 шәһәрендә, шулай ук Абхазия һәм Беларусьта булды. Бу вакыт эчендә экспозициягә 1 376 000 нән артык кеше килгән, тагын шулкадәр үк кеше проектның рәсми сайтында виртуаль тур белән танышкан. Күзгә-күз экскурсиягә эләгә алмаучылар өчен проектның рәсми сайтында 360 градус форматындагы тулы канлы 3Д-тур бар, ул вагоннар буенча онлайн узарга һәм илнең теләсә кайсы ноктасыннан экспозицияне җентекләп карарга мөмкинлек бирә.
Казанда күргәзмә Казан-1 тимер юл вокзалында (Вокзал яны мәйданы, 1А) 8 марттан 10 мартка кадәр алдан теркәлү буенча көн саен 10:00 дән 16:10 га кадәр эшләячәк.
Яр Чаллыда «Җиңү поезды» шәһәр тимер юл вокзалына (Муса Җәлил проспекты, 7 йорт) урнашачак һәм алдан теркәлү буенча 11-14 март көннәрендә эшләячәк.
Теркәлү узарга һәм 3Д-тур белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: https://poyezd-pobedy.ru