Татарстанның яшь рәссамнары «ФормАРТ» Идел буе федераль округының урам сәнгате фестиваленең VII сезонында катнашырга чакырыла.
Идел буе федераль округының «ФормАРТ» урам сәнгате фестиваленең VII сезонына гаризалар кабул ителә башлады. 2026 елда төп тема – Россия халыклары арасында милләтара татулыкны, тынычлыкны һәм үзара хөрмәтне ныгыту.
Яшь рәссамнарга биш тематик юнәлеш буенча граффити эскизлары ясарга тәкъдим ителә:
– «Россия халыклары тормышы бердәм ритмда» – төрле милләт кешеләренең көндәлек образлары;
– «Гореф-гадәтләр берләштерә» – милли гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр һәм һөнәрләр;
– «Гомуми миссия» уртак эш, волонтерлык һәм хезмәт аша бердәмлек;
– «Буыннар бәйләнеше» – кыйммәтләр һәм тәҗрибә дәвамлылыгы;
– «Россия – безнең уртак йортыбыз» – төрле мәдәниятләр өчен бердәм пространство буларак ил.
Төп конкурста Идел буе федераль округында яшәүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге профессионаллар һәм һәвәскәрләр катнаша ала. Катнашу өчен 2026 елның 3 маена кадәр formartpfo.ru проект сайтында конкурс эше эскизын беркетеп, гариза тутырырга кирәк (бер катнашучыдан өчтән артык гариза кабул ителми).
Фестиваль өч этапта узачак:
– гариза бирү этабы (экспертлар Идел буе федераль округының 14 төбәгенең һәркайсында иң яхшы эскизларны сайлап алачак);
– презентация этабы (финалистлар шәһәр мохите объектларында фото һәм видео төшерү эшләрен гамәлгә ашыралар);
– финал (эшләрне һәм роликларны сайтта бастыру, тавыш бирү).
Нәтиҗәләр Кировта ясалачак: җиңүчеләр (1 нче, 2 нче, 3 нче урыннар) дипломнар, истәлекле билгеләр һәм акчалата грантлар – 200, 150 һәм 100 мең сум алачак. Шулай ук мастер-класслар, мәдәни программа һәм бөтен Россиядән рәссамнар белән фестиваль көне планлаштырылган.