10-11 март көннәрендә Әгерҗе шәһәрендә «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең өченче зона этабы узды. Район мәдәният сараенда Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск һәм Минзәлә районнарыннан 1000нән артык кеше катнашты.
Фестивальнең тантаналы ачылышы беренче конкурс көнендә булды. Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Ленар Нургаянов катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде, яшь артистлар өчен зур иҗат юлы старты буларак фестивальнең әһәмиятен ассызыклады: «Бүген Әгерҗе районында «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең зона туры уза. Бу бәйрәм генә түгел, ул бөек иҗади бәйгенең башы».
Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов катнашучыларга хәер-фатиха сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул яшьләрнең мәдәни кыйммәтләрне саклаудагы аерым ролен билгеләп үтте һәм катнашучыларның таланты республиканы һәм илебезне данлый дигән ышанычын белдерде.
Ике көн дәвамында компетентлы жюри «Хореография», «Вокал» һәм «Конферанс» номинацияләрендә 220 номер бәяләде. Катнашучылар фестивальнең белем бирү программалары, әйдәп баручы экспертлар мастер-класслары белән кышкы иҗади сменаналар ярдәмендә югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр.
Быел Татарстанда игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы тематикасына аерым игътибар бирелде. Конкурс номерларының күбесе Ватанны саклаучыларның батырлыкларына һәм тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәтенә багышланган иде.
Традиция буенча зона этабы 11 мартта узган, тулы зал тамашачы җыйган зур гала-концерт белән тәмамланды. Сәхнәдә конкурс программасында иң яхшы катнашучылар чыгыш ясады.
Гала-концертны ачып, Ленар Нургаянов билгеләп үтте:
«Ике көн Әгерҗе районы аерым ритмда яшәде. Һәм бүген монда дүрт муниципаль районның иң яхшы вәкилләре чыгыш ясый».
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән шулай ук Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Владислав Усанов мөрәҗәгать итте. Ул яшьләрнең үз-үзен тормышка ашыруына ярдәм итә торган төп проектларның берсе буларак фестивальнең әһәмиятен ассызыклады:
«Созвездие – Йолдызлык» фестивале дистә еллар дәвамында меңләгән балаларга үз потенциалын ачу мөмкинлеге бирә».
Гала-концерт кысаларында зона этабы лауреатлары игълан ителде. Җиңүчеләр дипломнар, истәлекле призлар һәм 11-16 апрельдә Казанда узачак фестивальнең суперфиналына чакырулар алды.
Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисткасы Раилә Гарипова фестивальдә катнашуның мөһим җиңү һәм киләчәк казанышларга адым булуын ассызыклап, катнашучыларга мөрәҗәгать итте.
«Созвездие – Йолдызлык» фестивале, яшәү урынына һәм әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, балаларның һәм яшьләрнең иҗади потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән республиканың иң эре проекты булып кала. Ел саен фестиваль чараларын турыдан-туры трансляцияләүгә 450 меңнән артык тамашачы җыела.
Фестивальнең чираттагы зона этабы 13-15 март көннәрендә Яр Чаллыда узды.