Казанда Татарстан Республикасы Студентлар лигасының 30 еллыгына багышланган фильм күрсәтелде

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

Казанда «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» иҗтимагый оешмасының 30 еллыгына багышланган документаль фильм күрсәтү тантанасы узды. Ябык кино күрсәтү «Киномакс-IMAX» кинотеатрында узды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте. Картина республикада студентлар хәрәкәтенең барлыкка килүе һәм үсеше турында сөйли һәм оешманың юбилеена багышлана.

Өч дистә ел дәвамында Студентлар лигасы укучыларның социаль-икътисади мәсьәләләрен хәл итү белән шөгыльләнә, хакимият органнары һәм белем бирү оешмалары җитәкчелеге белән берлектә студентлар мәнфәгатьләрен яклый. Бу эшнең нигезен 2005 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте, республика югары уку йортлары ректорлары советы һәм студентлар лигасы арасында имзаланган өч яклы килешү тәшкил итте.

Юбилейның әһәмияте турында Татарстан Республикасы Студентлар лигасының VII президенты Шамил Якупов сөйләде: «Без яшьләр сәясәте ветераннарын, чыгарылыш укучыларын, төрле яшьтәге активистларны һәм хәзерге буынны котлыйбыз. Татарстан студентлары өчен Лига мөһим роль уйный, шуңа күрә нәкъ менә монда мөһим проектлар – транспорт гранты, торак конкурсы, «Студентлар язы», «Ел студенты», «Ел казанышы», лига-форум һәм студентлар тормышына йогынты ясый торган башка бик күп инициативалар гамәлгә ашырыла».

Фильм оешманың утыз еллык тарихын үз эченә ала  – тарихи килешүгә кул куюдан алып заманча мәгариф, социаль һәм цифрлы проектларны гамәлгә ашыруга кадәр. Картина нигезенә элек бастырылмаган архив видеоматериаллары, шулай ук Студентлар лигасына нигез салучылар, хакимият органнары вәкилләре һәм төрле елларда студентлар үзидарәсе лидерлары белән интервьюлар салынган.

«Идел» журналының баш мөхәррире һәм фильмның режиссеры Рәмзия Галимова картина өстендә эшләү хәрәкәт тарихына яңача карарга мөмкинлек биргәнен сөйләде. «Чишмә башында торганнар белән аралаша башлагач, безнең никадәр масштаблы тарихны дәвам итүебез аңлашылды. Кыска гына вакыт эчендә төрле еллардагы Студентлар лигасына нигез салучылар һәм президентлар белән аралашып булды, һәм бу чын-чынлап тере фильм булдырырга ярдәм итте», – дип уртаклашты ул.

30 еллыкны бәйрәм итүнең кульминациясе 27 мартта 15:00 сәгатьтә «УНИКС» концертлар залында узачак гала-концерт булачак, нәкъ менә шушы мәйданчыкта үз вакытында Татарстан Республикасы Студентлар лигасы рәсми рәвештә оештырылган булган да инде. Бәйрәм кичәсенең хедлайнеры Марат Яруллин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International